Федоровка интернат-йортының яшь белгечләре «ӘЙТ» проектында катнаштылар
Август башында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йортының яшь белгечләре Чистайда булдылар һәм «ӘЙТ» республика проектында катнаштылар.
Әлеге проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә «Татарстанда җәй» программасы кысаларында оештырылды.
«ӘЙТ» – мәгариф мәйданчыгы гына түгел, ә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләрнең, студентларны, яшь белгечләрне, яшь ата-аналарны һәм яшьләр сәясәте, мәдәният, мәгариф һәм спорт вәкилләрен дә кертеп, физик һәм психологик сәламәтлегенә юнәлдерелгән чараларның тулы бер комплексы.
Фото район сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев