Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Федоровка интернат-йортында дәвалау физкультурасы үз нәтиҗәләрен бирә

Аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучыларны озак вакытлы карау системасы кайбер гражданнар өчен коткару ысулы булып тора.

Өлкән яшьтәге кешеләр авыруларга тиз бирешүчән. Сүз уңаенда, инсульт әлеге яшь категориясендәге кешеләр арасында иң киң таралган авыру. Инсульттан соң кешенең хәрәкәтләнү, сөйләм һәм башка функцияләре югала.

Социаль хезмәт күрсәтүләрдән аз мобильле файдаланучыларны озак вакытлы карау кысаларында социаль учреждениенең дәвалау физкультурасы инструкторы Җамалиева Гөлгенә көн саен инсульт кичергән затлар белән югалган функцияләрне торгызу буенча индивидуаль дәресләр үткәрә. Бу үз нәтиҗәләрен китерә. Дәвалау-профилактика дәресләре авыруларның физик торышын һәм тормыш сыйфатын яхшырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев