Фармацевтика өлкәсендә кырык ел хезмәт куя
Соңгы яңалыклар

Фармацевтика өлкәсендә кырык ел хезмәт куя

Аксубайда яшәүче Рәзинә Шакирова бүген даруханә системасында эшләүнең 40 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Район халкы аны һөнәри осталыгы, эшкә бирелгәнлеге һәм сатып алучыларга хөрмәт белән каравы өчен бәяли.

– Иске Ибрай мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлаганнан соң мин Казан фармацевтика училищесына укырга кердем. Фармацевт һөнәре миңа бик ошый иде, чөнки ул кешеләргә ярдәм итәргә, җәмгыятькә файдалы булырга мөмкинлек бирә, – дип уртаклашты Рәзинә Рәхимҗан кызы. – Үз тәҗрибәләрен миңа тапшырып кына калмыйча, һәрнәрсәдә ярдәм иткән остазларым Галина Михайловна Крайновага, Надежда Степановна Ильинага, Валентина Николаевна Безруковага бик рәхмәтлемен. Тормыш юлында миңа һәрвакыт яхшы, тәртипле, намуслы кешеләр очрады.

1985 елда, фармацевт һөнәрен алгач, Рәзинә Рәхимҗан кызы үзенең карьерасын Аксубай үзәк даруханәсендә башлый. Провизор вазифасыннан башлап, ул Аксубайдагы даруханә челтәрләренең берсендә мөдир вазыйфасына кадәр үсә. Бу вазифада ул бүген дә эшли.

Рәзинә Рәхимҗан кызының өзлексез стажы – ул тугрылык һәм профессиональлек үрнәге. Сатып алучылар аны ачык күңелле, игътибарлы булуы, сизгер мөнәсәбәте өчен бәяли. Эшләгән елларында ул үз эшенең чын олстасына әверелгән, аңа һәрвакыт киңәш һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр.


Нет комментариев