Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Файдалы диалог

2024-2028 елларга Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы тору Комплекслы планы кысаларында Аксубай 1нче мәктәбе базасында 150дән артык укучы, укытучылар һәм ата-аналар катнашында «Файдалы диалог» форумы узды.

Спикерлар – ТР Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр һәм җәмәгать ярдәмчеләре катнашучыларга кызыклы һәм интерактив форматта бик мөһим һәм җитди темалар җиткерделәр. Алар арасында – цифрлы гигиена, деструктив агымнарга вербовкага каршы тору, манипуляцияләрдән яклау һәм башка катлаулы актуаль мәсьәләләр. Проектны ТР Иҗади яшьләр академиясе ТР Яшьләр ресурс үзәге белән берлектә ТР Рәисенең гражданлык җәмгыятен, ТР Террорчылыкка каршы комиссия аппараты һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы гранты ярдәмендә үткәрә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев