Аксубайда Россия эшкуарлыгы көнен бәйрәм итү кысаларында район җитәкчелегенең бизнес бергәлеге белән очрашуы узды.
Район җитәкчелегенең эшмәкәрләр белән иркен мохиттә очрашуы күркәм гадәткә әверелде. Аларда урта һәм кече эшкуарлыкның иң актив, инициатив вәкилләре җыела, район икътисадының мөһим өлеше буларак, эшмәкәрлекне алга таба үстерү мәсьәләләре турында фикер алышалар.
Җыелучыларны һөнәри бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов котлады.
– Сезнең һәркайсыгыз районның социаль-икътисади үсешенә саллы өлеш кертә, – диде ул. – Теләсә кайсы эшчәнлек – сату, эшкәртү, җитештерү – ул өстәмә эш урыннары, салымнар. Киләчәктә төрле юнәлешләрне, шул исәптән агротуризмны, металл, агач эшкәртүне үстерү мөмкинлеге бар. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга күрсәткән ярдәм өчен аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.
Иң актив эшкуарларны бүләкләү тантанасы булды. Алмаз Мингулов актив гражданлык позициясе һәм МХО катнашучылары өчен гуманитар ярдәм җыюны оештыруга керткән шәхси өлеше өчен эшмәкәр Динә Шакировага Рәхмәт хаты тапшырды. Эшкуарлыкны үстерү эшенә зур шәхси өлеш керткәне, районның иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен «Квант» ҖЧҖ директоры Лилия Гыймадиева һәм «УрманМастер» ҖЧҖнең башкарма директоры Александр Сычев Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Түгәрәк өстәл артында бәйрәм якты атмосферада узды. Музыка яңгырап торды, район мәдәният йортының иң яхшы вокалчылары аларга матур җырларын бүләк иттеләр.

Коллегаларын һөнәри бәйрәм белән Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында Эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Марс Гыймадиев һәм Динә Шакирова котладылар. Шәхси эшмәкәр Мансур Рафиков районда эшкуарлык өлкәсе ничек формалаша башлавы турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Очрашуның эшлекле форматын ТР ФПП “Минем бизнес” эшмәкәрлекне яклау үзәге һәм банк структурасы вәкилләре кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме чаралары – кредит бирүнең отышлы шартлары турындагы мәгълүмат белән дәвам иттеләр.
Нет комментариев