Икътисад министрлыгы Аксубай эшкуарларын биржа мәйданчыкларында эшләргә, продукцияне экспортка чыгарырга өйрәтте һәм белем бирү түгәрәк өстәлләре артында кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашулар оештырды.
Районга биржа мәйданчыкларында эшне ничек алып бару, экспортка чыгуда ярдәм итү, үзмәшгульләрне теркәү, контроль-күзәтү һәм авыл хуҗалыгы кооперацияләрен үстерү мәсьәләләре турында сөйләү өчен өйрәтүчеләр, консультантлар командасы килде.
Очрашуга районның кече һәм урта бизнес вәкилләре, төрле юнәлешләр буенча эш алып баручылар – сәүдә белән шөгыльләнүчеләрдән алып җитештерүчеләргә кадәр җыелды.
–Бүген районга сезгә бизнес алып бару мәсьәләләрендә ярдәм итү, яңалыклар белән таныштыру, һәр эшкуар алдында килеп туган хокук мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирү өчен икътисад министрлыгы, эшмәкәрлекне үстерү үзәге вәкилләреннән торган десант килде дияргә була, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов, очрашуны ачып.
Эшкуарлар биш төркемгә бүленделәр һәм ике сәгать дәвамында, лекцияләр генә тыңлап калмыйча, теге яки бу мәсьәлә буенча “укытучылар” белән актив әңгәмә дә алып бардылар.
Район башлыгы Камил Гилманов район буенча экскурсия оештырып, кунакларга урта һәм кече эшкуарлыкны гамәлдә күрсәтте. Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры урынбасары Елена Шулина, Эшмәкәрлеккә ярдәм Фонды генераль директоры урынбасары Вячеслав Коваль, муниципаль берәмлекләрдә кече һәм урта эшкуарлыкның стратегик билгеләнеше бүлеге җитәкчесе Ислам Шәрифуллин һәм Икътисад министрлыгы вәкилләре белән берлектә алар Валерий Сапеевның кошчылык фермасы, мунча кирәк-яраклары җитештерүче Михаил Архиповның эш урыны, Анатолий Самаренкинның гөмбә үстерү цехы, Яңа Тимошкинодагы ЖБИ заводы белән таныштылар.
Кошларга ихтыяҗ арта
Валерий Сапеев үзенең фермер-кошчылык хуҗалыгын табигать кочагында урнашкан Тарханка авылында төзекләндергән.
– Кошчылык белән алты елга якын шөгыльләнәбез, тулаем алганда бүген ун җитештерү бинасы төзелде, 8 гектарга якын җирнең 3,5 гектары арендада. Кошчылык фабрикасында җәйге чорда алты эшче эшли. Эш процессын тулысынча үзем җитәклим, хатыным исәп-хисап эшләрен алып бара, каникул вакытларында ветеринар һәм ит юнәлеше буенча технолог һөнәрләре буенча белем алучы ике улым - Владислав һәм Максим ярдәм итәләр. Гаилә бизнесы өчен кадрлар үстерәбез, – дип сөйли гаилә башлыгы. – Эшебезне алга таба да җәелдерәчәкбез. Валерий кошлар ташу өчен, җылыту һәм җилләтү системалары белән җиһазланган автомобиль сатып алган. Суда йөзүче кошлар өчен янәшәдә үк буа булдырган. Фермерның грануллы витаминлы азык җитештерү өчен үз мини-катнаш азык заводы да бар. Кунаклар Сапеев эшенең җайга салынган булуына инандылар.
Кош үрчетү белән бергә ул агач эше цехын да ачып җибәргән – монда, барлык технологияләрне дә үтәп, бал кортлары өчен оялар ясыйлар. Фермер якын киләчәктә агач эше белән киңрәк шөгыльләнергә уйлый.
Аксубайлы Михаил Архипов үзмәшгуль буларак үз эшен җәелдерә. Аның турында, оста куллы, диләр. Ул үзенең агач цехын булдырган, мунча кирәк-яраклары җитештерү буенча махсуслашкан.
– Якын араларда продукция төрләрен арттырырга планлаштырам, – ди оста. – Ихтыяҗ бар. Сыйфатлы товарга һәрвакыт таләп зур.
Гөмбәләр – үсә, субстракт өчен цех – төзелә
Иске Мокшинодагы гөмбә үстерү цехы территориясенә аяк басуга вешенка гөмбәсе исе борынга килеп бәрелә. Ә территориядә техникалар гөрелтесе ишетелә. Анатолий Самаренкинның гөмбә җитештерү цехы өч ел элек эшли башлаган иде. Ул вакытта гөмбә цехы мәйданы 350 квадрат метрны тәшкил итте, производствода дүрт кеше эшли иде. Узган ел Самаренкин тагын бер грант отты һәм республика дәрәҗәсендә ярдәм алды.
Берничә камера белән 1450 квадрат метр мәйдан биләгән икенче корпусны кыска вакыт эчендә сафка бастырды. Гөмбә сату эше дә җайга салынган, әмма быел гөмбә үстерү өчен кирәк булган компост – субстракт белән проблема кискен торды, ул Башкортстаннан кайтарылу сәбәпле, чыгымнар гына таләп итмәде, аны хәзер дә беркайда да җитештермиләр.
– Август-сентябь айларында без субстракт җитештерү буенча цех ачарга планлаштырабыз, – дип сөйли гөмбә цехы эшчесе Николай Колесников. – Шул вакытта завод тулы көченә эшләячәк. Үзебезнең цех өчен генә түгел, ә республиканың һәм якын-тирә төбәкләрдәге гөмбә үстерү белән шөгыльләнгән башка хуҗалыкларга сату өчен дә җитештерәчәкбез.
Самаренкинның гөмбә үстерү хуҗалыгы районда гына бренд казанмаячак. Биредә гөмбәләрне төргәклиләр, кисәкләргә бүләләр, киптерәләр, онын ясыйлар һәм Татарстан чикләрендә саталар. Җәйге чорда җитештерү күләме берничә тапкырга арта, сезон вакытында производствода уналты кеше хезмәт куя, әле тагын биш эш урыны бар.
Бетон да, бетон плитәләр дә
Узган елда Яңа Тимошкинода «Лидер Сервис» СТК ҖЧҖ бетон җитештерү буенча завод төзи башлаган иде. Икенче атнадан завод тулы куәтенә эшли башлаячак.
– Товар бетоны, төзелеш фундамент блоклары, бордюрлар, юл плитәләре, коелар өчен боҗралар, терәкләр җитештерә башлыйбыз, – дип фикерләре белән уртаклашты компания җитәкчесе район башлыгы һәм Икътисад министрлыгы “десанты” белән очрашуда. – Планда – производствоның яңа берничә цехын ачу: ЖБИ, металл конструкцияләр, электротехник, металл түбә ябу материаллары, пластик һәм металл тәрәзәләр, арматуралар җитештерү.
Предприятиенең 3,5 гектар җире бар, 7,5 гектарны арендага алган. Әгәр завод тулы куәткә эшләп китә икән – бу тагын 40 өстәмә эш урыны дигән сүз.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Яр Чаллы һәм Әлмәттән кала, Яңа Тимошкинодагы заводка якын-тирәдә тиңнәр юк.
Кече һәм урта бизнес объектлары белән танышу һәм түгәрәк өстәлләр эше тәмамланганнан соң, баланс комиссиясенең эш нәтиҗәләре буенча фикер алышу киңәшмәсе оештырылды.
Нет комментариев