Эшләми торган атна өйдә калыр өчен бирелде
Соңгы яңалыклар

Эшләми торган атна өйдә калыр өчен бирелде

Чәршәмбе көнне Аксубай районында COVID-19 белән авыручылар 17 кешегә җитте.

Бу бер көн эчендә! Авыручылар саны буенча район Казан һәм Яр Чаллыдан гына калышты. Көн саен район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре дистәләгән чакыру буенча чыгалар, температуралы авырулар боксына 40ка якын кеше мөрәҗәгать итә. Узган атнада COVID-19 белән авыруның җиде очрагы рәсми рәвештә теркәлгән иде, шул исәптән 7 һәм 15 яшьлек балалар арасында да.

Авыручылар арасында йөкле хатыннар да бар. Октябрь башыннан Аксубай районында, йогышлы үпкә ялкынсынуларын һәм ОРВИларны санамыйча, коронавирус йогышының 47 очрагы теркәлгән.

Алда безне ял атнасы көтә – 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр, Россиядә коронавируска бәйле вәзгыятьнең уңышсыз булуы сәбәпле, эшләми торган көннәр дип игълан ителде. Иммунологлар, Роспотребнадзор белгечләре, табиблар эшләми торган атна COVID-19 авыруы белән бәйле хәлгә йогынты ясарга мөмкин, дип ышана.

Роспотребнадзорның Аксубай районындагы идарәсе баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов эшләми торган көннәрне максималь куркынычсыз итеп үткәрергә тәкъдим итә.

– Кешеләрнең юбилейлар, туган көннәр үткәреп, бөтен гаиләләре белән авыру йоктырулары билгеле. Өстәвенә бик каты авырдылар, кемдер Чистай ковид госпиталендә дәваланды, кемнедер республика клиник хастаханәсендә чак коткарып калдылар. Балалары өлкән яшьтәге әти-әниләре янына, каникулларга кайталар, әби-бабаларына куркыныч тудырып, оныкларын алып кайталар. Эшләми торган көннәр атнасы безгә кунакка һәм сәүдә үзәкләрендә йөрер өчен түгел, ә өйдә калыр өчен бирелде.

Эшләми торган көннәрдән соң күп кенә предприятиеләр һәм оешмалар, хезмәт күрсәтү тармагы хезмәткәрләре прививка ясатмаган очракта кире эшкә чыга алмаячак. Татарстан буенча Роспотребнадзорның мәҗбүри вакцинация турындагы Карары буенча, 9 ноябрьдән вакцинаның беренче компонентын алмаган, ә 7 декабрьдән яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация курсын тәмамламаган хезмәткәрләр эштән читләштереләчәк.

Фото


Нет комментариев