Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Эльмира Зарипова хезмәт базарындагы вазгыять һәм халыкка ярдәм итү хакында сөйләячәк

8 апрельдә хезмәт базары, ихтыяҗ зур булган һөнәрләр һәм Татарстан халкына ярдәм күрсәтү чараларына багышланган #ТатарстанОнлайн программасының туры эфиры оештырылачак.

Республика халкын кызыксындырган сорауларга ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җавап бирәчәк.  

Ул Татарстанның хезмәт базарындагы вазгыять, мәшгульлекне яклау чаралары турында сөйләр, шулай ук хәзерге вакытта кайсы белгечлекләргә ихтыяҗ зур булуын аңлатыр дип көтелә.

Трансляция Татарстан Республикасының «ВКонтакте»«Одноклассники» социаль челтәрләрендәге рәсми берләшмәләрендә һәм YouTube платформасында оештырыла. Эфир 14.00 сәгатьтә башлана.

«Тапшыруларның язгы циклы #МыВместе һәм #Прорвемся дигән хэштеглар белән үрелеп барачак», - дип хәбәр итә оештыручылар.

Алар искәрткәнчә, министрга социаль челтәрләрдән файдаланучы һәркем мөрәҗәгать итә ала. Зарипова иң популяр сорауларга туры эфирда җавап бирәчәк, калган мөрәҗәгатьләргә программа тәмамланганнан соң җавап алырга мөмкин.

Украинада махсус хәрби операция башланганнан соң (РФ Президенты Владимир Путин 24 февральдә шул хакта игълан итте) күп кенә илләр Россиягә каршы санкцияләрне катгыйландырырга кереште.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев