Ел хатын-кызларын Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында хөрмәтләделәр 
Соңгы яңалыклар

Ел хатын-кызларын Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында хөрмәтләделәр 

Татарстанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды.

Республиканың лаеклы хатын-кызларын хөрмәтләү Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Ул хатын-кызларның республиканың социаль-икътисади үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте, гүзәл затлар ролен ассызыклады. 

“Хатын-кызларның икътисад, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, фән, спорт, торак-коммуналь өлкәләренә керткән өлеше чын-чынлап зур. “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсы безгә ел саен сезнең һөнәри һәм җәмәгать эшчәнлегендәге уңышларыгызны күрсәтә”, – дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры. 

Татарстан хатын-кызларын Алексей Песошин Республика Президенты, Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы исеменнән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Ул Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды, шулай ук “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсы җиңүчеләрен дә бүләкләде. 

Аксубай районын конкурсның зональ этабында катнашучылар һәм җиңүчеләр – педагоглар Светлана Башатова, Надежда Панюкова, Татьяна Убейкина, социаль өлкә хезмәткәре Татьяна Леонтьева, мәдәният өлкәсе вәкиле Наталия Куштукова, фермер Ильяс Сөләйманов, хатын-кызлар советы рәисе, район газетасы редакциясе баш мөхәррире Людмила Жаренова, «Нежность» үзәге директоры Тәнзилә Габдрахманова тәкъдим итте. Делегацияне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров җитәкләде. 

Чара кунаклары өчен зур концерт оештырылды, хатын-кызларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды, очрашу бәйрәм ашы белән тәмамланды. 

Сергей Александров билгеләп үткәнчә, бу конкурс безнең республикада 1995 елдан бирле үткәрелә һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә, мәдәнияткә, рухияткә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны җәмгыятькә күрсәтергә ярдәм итә. Ул район хатын-кызларына сәламәтлек, уңышлар теләде.


Нет комментариев