Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ел башыннан алып Татарстанда 3,5 мең пенсионерга санаторийга юллама бирелгән

Пенсионерларны сәламәтләндерү бурычларын хәл итү барышында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2019 елның тугыз ае эчендә 3,5 мең өлкән кешене санаторий-курорт юлламалары белән тәэмин иткән.

Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Социаль блок министрлыкларының өстенлекле максатларын билгеләү буенча ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ведомствоның иң мөһим җиде бурычының берсе булып, пенсионерларны 15-25 процентка кадәр ташламалы шифаханә-курорт дәвалавы белән тәэмин ителүне арттыру тора. Ел ахырына кадәр санаторийларга тагын якынча 1,8 мең кешегә юлламалар бирергә планлаштырыла.

Шулай ук министрлык авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен гаиләне саклап калу буенча эшчәнлек тә алып бара. Социаль приютларда тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре, шулай ук социаль хезмәт күрсәтү һәм приютларның гаиләгә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре катнашында уртак чаралар уздыра.

Узган ел Татарстанда 2019 елга республика дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча пилот проекты эшләтеп җибәрелде. Анда социаль блок министрлыклары, шул исәптән Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы һәм ТР Хезмәт министрлыгы катнаша.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев