Ел башыннан Аксубай районында коронавирус белән авыруның 382 очрагы теркәлгән
Узган атнада Covid белән авыручылар саны 19 кешегә җиткән, ә аннан алдагы атнада нибары 3 очрак теркәлгән. Бүген тагын 3 кешенең авыруы турында билгеле булды.
Авыручылар арасында дүртесе – балалар, 12се – урта яшьтә, өчесе – өлкән яшьтәгеләр. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Роспотребнадзор белгече Гүзәл Исмәгыйлова сөйләде.
Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибы ике атна нәтиҗәләре буенча авыручылар санының үсеш темпы күзәтелми, дип ышандырды. Районда яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү дәвам итә, авыручылар өчен бушлай дарулар бирү оештырылган – аларның запасы районда җитәрлек күләмдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев