Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Эксперт: Россиядә тотылган автомобильләрнең бәясе икенче ай рәттән арзаная

Экспертлар Россиядә инде икенче ай рәттән тотылган автомобильләрнең арзанаюын билгеләп үтә, май аенда аларның бәясе апрель белән чагыштырганда 12 процентка кимегән.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы автомобильләр турындагы портал матбугат секретаре Мария Погребецка сылтама белән хәбәр итә.

«2022 елның апрелендә куллануда булган автомобильләр мартка карата 16 процентка арзанайган, май аенда бу тенденция дәвам иткән. Россиядә сатуга куелган тотылган машинаның уртача бәясе май аенда апрель белән чагыштырганда 12 процентка кимегән һәм 851 мең сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта, тәкъдим 7 процентка арткан, ә ихтыяҗ үзгәрмәгән диярлек», - дип искәртә Погребец.

Аналитиклар машиналарга сорау артмый, һәм автомобильләрне тизрәк сатып җибәрергә теләгән сатучылар бәяләрне төшерергә мәҗбүр дип фаразлый. Экспертларның мәгълүматлары буенча, җәй айларында машиналар сату азая, шунлыктан аларның бәясе арзанаю тенденциясе дәвам итәргә мөмкин.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев