«ЭКОлидер» бәйгесенә гаризалар кабул итү 1 декабрьгә кадәр озайтылган
ТР Экология министрлыгы «ЭКОлидер» республика бәйгесенә гаризалар кабул итүне озайта. Теләге булган һәркем үз эшләрен 1 декабрьгә кадәр әзерли һәм җибәрә ала.
Бәйге менә инде 20 елдан артык үткәрелә һәм ул, «Экологик иминлек» милли проектының бурычларына туры китереп, әйләнә-тирәне саклау юнәлешендәге иң лаеклы проектларны ачыклау һәм аларны хуплау өчен оештырыла.
Иң яхшы экологик проект исеменә дәгъва итүче ярышта мәгариф оешмалары, иҗтимагый берләшмәләр, эшмәкәрләр, тирә-юньгә битараф булмаган һәркем, шулай ук экологияне яклауда активлык күрсәтүче журналистлар катнаша ала
Бәйге төркемнәре түбәндәгечә булачак:
«Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр»
«Җирле үзидарә органнары»
«Экологик белем бирү»
«Педагогик тәҗрибә һәм инициативалар»
«Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар»
«Массакүләм мәгълүмат чаралары»
«Дәүләт контроле (күзәтчелеге)»
Үз эшләреңне 1 декабрьгә кадәр eco.pros@tatar.ru электрон почтага җибәрергә яисә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75нче йорт, 108 кабинет (экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге) адресы буенча алып килергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев