Егетләр солдат булды
Соңгы яңалыклар

Егетләр солдат булды

Салкын ноябрь иртәсе армиягә алынучыларны һәм аларны озата килгән күпсанлы якыннарын кабаттан элеккеге хәрби комиссариат бинасы янына җыйды.

Бу көнне Татвоенкоматның җыелу пунктына Аксубайдан 12 егет китте. Алар арасында аксубайлылар Роман Горбунов һәм Роман Ильин, Иске Кыязлыдан Марат Абраров, Иске Үзидән Алексей Ваструков, Карасудан Рифат Гафиятуллин, Савгачтан Павел Краснов, Кәкре Күлдән Иван Макаров, Александр Пикалов, Яңа Ибрай авылыннан Илфар Насретдинов, Рәмис Хәмидуллин һәм Азат Гыйляҗев, Иляшкинодан Евгений Уляков.

Егетләрне хөрмәтләп озаттылар. Булачак солдатларга үгет-нәсыйхәт сүзләрен әйтергә рәсми затлар да килде.

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин, егетләргә мөрәҗәгать итеп, аларны хәрби уставны катгый үтәргә, үзеңне хәрбиләрчә тотарга, якыннары белән элемтәдә торырга чакырды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров район башлыгы исеменнән булачак солдатларга матур теләкләрен җиткерде.
– Лаеклы хезмәт итегез. Намуслы хезмәтегез өчен командирларыгыздан Рәхмәт хатлары көтеп калабыз! – дип билгеләп үтте ул.

Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов үзенең чыгышында Россия Кораллы Көчләре сафларында бүген хәрби хезмәтнең ничек оештырылуына тукталды.

– Бүгеннән сезнең өчен солдат тормышы башлана. Сезнең иминлек бары тик үзегездән тора, шуны онытмагыз, – дип ассызыклады ул. – Үзегез белән гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен көндәлек хезмәттә иминлек чараларын үтәгез. Тантаналы митингтан соң вакытлы хезмәткә чакырылучы егетләрнең һәркайсы район исеменнән бүләккә кул сәгатьләре алды.


Нет комментариев