Ефрейторга кадәр хезмәт иткән
Соңгы яңалыклар

Ефрейторга кадәр хезмәт иткән

Аксубай районыннан солдат гаиләсе хәрби частьтән Рәхмәт хаты алды.

Омск шәһәренең хәрби часть командиры армия сафларында хезмәт иткән Игорь Павловның әти-әнисе – Иосиф Евгеньевич һәм Зинаида Леонидовнага аерым рәхмәт белдергән.

Хәрби часть командиры полковник Сергей Шишкин үзенең юлламасында югары командование һәм шәхсән үз исеменнән улларын тәрбияләүгә керткән бәяләп бетергесез өлешләре өчен тирән рәхмәтен белдергән.

– Сез чын сугышчы һәм Ватан сакчысы тәрбияләп үстергәнсез, аның белән чын-чынлап горурлана аласыз, - диелгән хатта.

Игорь Павлов Иске Үзи авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөгелмә төзелеш көллиятендә “локомотив машинисты” белгечлеген үзләштергән. 2019 елның октябрендә РФ тимер юл гаскәрләренә вакытлы хезмәткә чакырыла.

Игорьның әти-әнисе һәм туганнары, аның белән, әлбәттә, горурланалар. Аның кайтырына да санаулы көннәр генә калган инде, шулай да Игорь әти-әнисен тагын бер казанышы белән сөендерергә өлгергән, шушы көннәрдә генә аңа ефрейтор исеме бирелгән.

Гаиләсе аны сагынып көтә, аның белән горурлана һәм исән-сау әйләнеп кайтуын тели.

 

Фото: гаилә альбомыннан.


Нет комментариев