Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегендә эчке эшләр органнары ветераннар Советының йомгаклау утырышы узды.
Ул узган ел вафат булган сугышчан иптәшләрен бер минутлык тынлык белән искә алудан башланып китте. Бүгенге көндә ветераннар Советы сафында 60 кеше тора. Киңәшмәнең тантаналы мизгеле ветераннар сафына яңа әгъзалар кабул итү булды.
Ветераннар советы рәисе Шамил Сәхабетдинов билгеләп үткәнчә, бүлекнең ветераннар советы эше күпкырлы. Ветераннар тәрбия эшләре алып баралар – алар команда белән районның мәгариф учреждениеләренә чыгалар, Бөек Ватан сугышы тарихына экскурсия үткәреп, укучыларга ЭЭМда хезмәт турында сөйлиләр, якташлары һәм атабабаларының сугышчан батырлыкларын искә алалар. Моннан тыш, кайбер ветераннарга ПДНда исәптә торучы яшүсмерләр беркетелгән – алар инспекторлар белән бергә шундый балаларны шәхси үрнәкләрендә һәм тормыш тәҗрибәсе белән туры юлга бастыралар.
Ветераннар Советының күркәм йолаларыннан берсе – үз карамагындагыларны хөрмәтләү. Алар бәйрәмнәргә һәм истәлекле даталарга аларга открыткалар җибәрәләр, яннарына барып, юбилейлары белән котлыйлар, бүләкләр тапшыралар. Авырып киткәннәрне игътибарсыз калдырмыйлар, үзләренең элеккеге коллегаларының тол калган тормыш иптәшләренең хәлләрен беләләр, ярдәм кулы сузалар.
– Безнең оешма – иң бердәм, – ди ветераннар советы рәисе Шамил Сәхабетдинов.
Ветераннар оешмасының активлыгын Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев та бәяләде, һәм үз эшләрендә ветераннар оешмасы тәҗрибәсенә таянуларын билгеләп үтте. Моннан тыш, бүлек коллективы ветераннарга оешманың эш моментларын хәл итүдә ярдәм итә, кирәк булганда транспорт бүлеп бирә, мөмкинлек булган кадәр финанс ярдәме күрсәтә.
Нет комментариев