Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

ЭЭМ каршындагы җәмәгатьчеләр мошенниклык һәм исерек килеш руль артына утыру очраклары артуга борчыла

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегендә Иҗтимагый совет белән уртак утырыш узды.

Җәмәгатьчеләр яңгырашлы җинаятьләргә, аерым алганда, мошенниклык очракларының артуына борчыла.

– Районда мондый проблемалар бар, – дип билгеләп үтте Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илгиз Алмакаев. – Шушы көннәрдә тагын бер факт теркәлде. Гражданнар үзләрен товар сатуда яхшы яктан күрсәткән танылган сайтларда заказлар ясыйлар. Әмма намуссыз кешеләр бөтен җирдә дә бар һәм алар артыннан сайт хуҗалары да күзәтеп бетерә алмый. Шуңа күрә, булмаган товар өчен акча түләп, Интернетта товарларга заказлар бирергә ярамый.

Районда мошенниклар тоткынына өлкән яшьтәге кешеләр генә түгел, яшьләр дә эләгә. Күптән түгел районда яшәүче бер хатын-кыз эре брендлы сайт аша каркас бассейнына заказ биргән һәм хәтта аның өчен 11 мең сумнан артык акча да күчергән. Ике атна шикләнеп, борчылып йөргәннән соң, мошенникларга акча күчерүен аңлап, полициягә гариза язган.

Җәмәгатьчеләр проблеманы хәл итү ысулы буларак, җәйге каникуллар вакытында өлкән сыйныф укучыларын халыкка мәгълүмат бирүдә җәлеп итәргә тәкъдим иттеләр, алар өй саен йөреп, мәгълүмати листовкалар таратып, өйдә мәгълүмати листовкалар белән узып, шул рәвешле профилактик эш алып барырлар иде. Чөнки бер участок вәкиле генә еш кына бу миссия белән һәр кешенең өендә була алмый.

Җәмәгатьчеләрне исерек килеш руль артына утыручылар саны арту мәсьәләсе дә борчуга сала.

– Без аңлыйбыз, район аша төбәк әһәмиятендәге трасса уза, юл-транспорт һәлакәтләре еш кына узып баручылар катнашында да килеп чыга. Тик узган атнада гына да салган килеш автомобиль руле артына утырган 12 машина йөртүче ачыкланган, аларның күбесе – җирле халык арасыннан, – дип билгеләп үтте Россия ЭЭмның Аксубай районы буенча бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Людмила Жаренова.

Иҗтимагый совет район халкына "Аксубай ЮХИДИ бүлеге", "Аксубайның исерек шоферы" Телеграмм каналларына актив кушылырга чакырып чыгыш ясады. Бу эшкә кушылырга гына түгел, ә исерек шоферлар турында хәбәр итеп, гражданлык активлыгы күрсәтергә дә кирәк. Чөнки мондый шоферлар – потенциаль җинаятьчеләр һәм аларның һәркайсы диярлек юлда үзләренә генә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучыларга да куркыныч тудыра.

Иҗтимагый совет билгеләгән барлык мәсьәләләр дә бүлек җитәкчелеге тарафыннан кабул ителде. Җәмәгатьчеләр үзләре исә, теләсә нинди мәсьәләдә дә аларның ярдәменә исәп тотарга мөмкин булуын белдерделәр. Алар массакүләм мәгълүмат чаралары аша һәм йортларны йөреп чыгып, халыкка профилактика, шулай ук мошенниклык фактлары турында мәгълүмат җиткерергә әзер. Шулай ук моның өчен район газетасының электрон мәйданчыкларын, Аксубайның төп мәйданында урнаштырылган экранны һәм авыл җирлекләре башлыкларының халык белән кире элемтәгә керү өчен булдырылган мессенджерларны кулланырга тәкъдим иттеләр. Һәм мәгълүмати телеграмм каналларга сылтамалар җибәреп, аларны хупларга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев