Ачык суд утырышында исерек машина йөртүчегә карата административ хокук бозу турында тагын бер эш каралды.
Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе мәгълүматларына караганда, Купоров Василий Сергеевич Аксубай районы җәмәгать суды тарафыннан РФ КоАПның 12.8 маддәсе 1 өлеше буенча административ хокук бозу буенча гаепле дип табылды.
Машина йөртүче салган килеш автомобиль белән идарә итә, тикшерү акты белән Купоров В.С. сулышында 0,626 мг/л абсолют этил спирты концентрациясе булуы билгеләнгән.
Аның үз гаебен тануын суд административ җаваплылыкны йомшартучы хәл дип санады һәм әлеге маддә санкциясе кысаларында минималь җәза билгеләде. Купоров В.С.га карата 30 000 сум күләмендә штраф түләү һәм ел ярым вакытка транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы билгеләнде.
Суд карары законлы көченә керде.
Нет комментариев