Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Дустанә мохит урнашачак

Татарстанда сәламәтлек саклау тармагының амбулатор-поликлиника биналарына капиталь ремонт ясауга дүрт миллиард сумнан артык акча тотылган.

2017 елда сәламәтлек саклау тармагының 75 амбулатор-поликлиника учреждениесе ремонтланган, шул исәптән медицина җиһазлары, җиһаз һәм инвентарь сатып алынган.

Финанслау программасы күләме 4,01 млрд. сум тәшкил иткән, шул исәптән медицина җиһазлары, җиһаз һәм инвентарь сатып алуга – 505,906 миллион сум тотылган. 2018 елда 3 195,72 миллион сумга 114 учреждениене ремонтлау планлаштырыла.

Поликлиникада дустанә мохит урнашачак

Татарстан Министрлар Кабинетының “ТРда амбулатор-поликлиника биналарын капиталь ремонтлау турында“гы күрсәтмәсенә нигезләнеп, Аксубай район үзәк хастаханәсе поликлиникасының балалар бүлегенә капиталь ремонт ясауга 11 672 100 сум акча бүлеп бирелгән.

– Капиталь ремонт республикада расланган “Дустанә поликлиника“ стандартларына туры китереп гамәлгә ашырыла, – дип шәрехләде район үзәк хастаханәсенең баш табибе Рөстәм Әхмәтшин. – Элек уңайсызлык тудырган бар нәрсә дә төзәтеләчәк.

“Дустанә поликлиника – Татарстан стандарты“ проекты  узган елның сентябреннән эшли башлады. Ул уңайлылыкны үстерү, чыганаклардан нәтиҗәле файдалану, медицина ярдәме күрсәтү һәм  пациентларның канәгать калу сыйфатын яхшырту кебек бурычларны үтәүгә чакырылган.

Авыруларга уңайлы булсын өчен

Поликлиниканың балалар бүлеген киң күләмдә үзгәртеп корганнан соң без гадәтләнгән поликлиника төшенчәсе дә тамырдан үзгәрәчәк. Театр элгечтән башланган кебек, теләсә кайсы учреждение дә  керү юлыннан башлана.

Поликлиниканың балалар бүлеге хастаханәнең моңа кадәр гомуми практика табибләре эшләгән өлешендә урын алачак. Пациентларны иркен, бусагасыз зоналы һәм пандуслы керү юлы һәм коляскаларны куеп калдыру өчен каралган урын каршы ала. Димәк,  моннан соң балалар транспорты яңгыр астында да, салкында да тормаячак, алар нәни пассажирларны җылы бина эчендә көтеп торачак.

Аннан ары – гардероб һәм иркен, якты холл. Элек регистратурага керү юлында урнашкан тар гына өстәл урынына (иртәдән үк чират хасил була иде), без мәгълүматлар баганасы, инфомат белән заманча ресепшенны күрәчәкбез.

Монда шулай ук  йомшак диваннар, телевизор һәм диварда ясалган матур рәсемнәр белән көтеп тору зонасы да каралган. Авыру һәм сәламәт балалар агымы бүленгән булачак.

Педиатрга кабул итүгә язылу алдан электрон язылу буенча алып барылачак, ашыгыч рәвештә китерелгән авыруларны кизү торучы табиб караячак. Уңайлы, йомшак утыргычларны поликлиника коридорында  да урнаштырачаклар.

Балаларга уйнау өчен аерым зона, әниләргә сабыйларын имезү өчен ана һәм бала бүлмәсе дә булачак. Иркен туалет бүлмәләре бәләкәчләр өчен уңайлы итеп эшләнәчәк.

Дәүләт контракты буенча объект 31 декабрьгә куллануга тапшырылырга тиеш, ләкин, район хастаханәсе баш табибе Рөстәм Әхмәтшин сүзләренә караганда, бүлек алданрак та ачылырга мөмкин.

Булачак поликлиникада коммуникацияләр – электр үткәргечләре һәм җылыту системасы тулысынча алмаштырылган.  Диварларны күчерү һәм штукатуркалау эшенә керешкәннәр.

Түшәмнәр һәм идәннәр дә алмаштырылачак. Түшәмнән алып идәнгә, оргтехникадан алып җиһазга кадәр  барысы да заманча республика стандартларына туры китереләчәк.

 ФАПлар төзелә

2012 елдан башлап Татарстанда фельдшер-акушерлык пунктларын төзү һәм ремонтлау буенча программа эшли. 2012 елдан алып 2016 елга кадәр 2005 объектта гомуми күләме 1617,4 миллион сумлык эш башкарылган, шул исәптән 1033,5 миллион сумга  383 объект төзелгән,  583,9 миллион сумга 1622 объектта капиталь ремонт үткәрелгән.

2017 елда 42 ФАП, 5 ПАО, 6 табибләр амбулаториясе төзелгән. 6 ашыгыч медицина ярдәме станциясенә, 8 амбулатор-поликлиника учреждениесенә капиталь ремонт ясалган,  10сы 330,0 миллион сумга медицина җиһазлары һәм җиһазлар белән тулыландырылган.

Аксубай районында Васильевка, Чуаш Енорускиносы, Кызыл Тау, Ерепкино, Яңа Ибрай, Яңа Чуаш Адәмсуы, Сөнчәле, Яңа Аксубай, Карасу, Кәкре Күл авылларында ФАПлар сафка басты. Быел Такталы авылында  ФАП төзелде.

Яңа модульле ФАПлар тиешле функцияләрдән тыш, эстетик бурычны да үти. Алар торак пунктларның бизәге булып тора. Аларны, бердәм төсләренә карап, авылга кайткан кунаклар да  ерактан ук таныйлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев