Африка дуңгыз чумасы күрше, Чистай районында, Булдырь авылында, шәхси ярдәмче хуҗалыкта теркәлгән.
Районның баш ветеринария табибы Рәис Хөснуллин хәбәр иткәнчә, авыру чыганагыннан 5 км радиуста дуңгызлар яндырып юк ителгән. Аксубай районында африка дуңгызлар чумасын кертүнең бик зур куркынычы саклана.
– Шәхси хуҗалыклар һәм хуҗалык итүнең кече формалары хуҗаларына мөмкин булган кадәр дуңгызларны иткә суярга киңәш итәбез. Районда дуңгызларны ташу, сатып алу һәм сату тыела. Аларны ябык биналарда тотарга, биналарны гнус һәм кимерүчеләрдән эшкәртергә кирәк, – дип шәрехләде баш ветеринария табибы.
Дуңгыз асраучыларга урманга йөрергә киңәш ителми. Белгечләр урманга барып кайтканнан соң кием-салым һәм аяк киемен алыштырырга һәм дезинфекцияләргә (кайнатып яки йогышсызландыру эретмәсе белән) киңәш итә. Дуңгызларны парланмаган азык-төлек калдыклары белән тукландыру тыела, өстәвенә, бу калдыкларда дуңгызчылык продукциясе булган очракта.
Дуңгызлар авырган яки үлгән очракта 2-72-52, 8-9869234855 телефоннары буенча район ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Нет комментариев