Соңгы яңалыклар

«Дубравная» метро станциясе 18 ноябрьдә эшли башлый

Казандагы «Дубравная» метро станциясе вакытыннан алданрак 18 ноябрьдә иртәнге сәгать 6дан эшли башлаячак.

 Бу хакта «Метроэлектротранс» МУП хәбәр итә.

Линиядә поездлар хәрәкәте тулы күләмдә торгызылачак һәм штат режимында гамәлгә ашырылачак. Эш көннәрендә иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә линия буенча 11 состав йөриячәк, хәрәкәт интервалы 5 минут 3 секунд тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Дубравная» станциясе 3 ноябрьдән Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче чираты төзелүе кысаларында «Казметрострой» эшләре аркасында вакытлыча ябылган иде.


Нет комментариев