Дружба урамында асфальтның аскы катламын җәюгә керештеләр
Соңгы яңалыклар

Дружба урамында асфальтның аскы катламын җәюгә керештеләр

Аксубай районында юлларны ремонтлау һәм төзү сезоны колач ала бара.

Аксубайның Дружба урамында юл эшләре ике атна дәвамында бара инде. Биредә иртәдән кичкә кадәр техника гөрелтесе тынмый. Башта иске асфальтны кырдылар, аннан соң иң авыр этапны башкардылар – юл нигезен әзерләделәр. Инде бүген, җирле халыкны шатландырып, аскы катламны җәюгә керештеләр.

Эшләрне җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре муниципаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалы алып бара.

Бүгенге көндә Дружба урамында унга якын техника тупланган – зур йөк машиналары туктаусыз асфальт китерә, асфальтҗәйгеч катнашманы әзер юл полотносы буенча бүлә. Җәелгән катламны берьюлы ике каток машинасы тыгызлый.

Юл эшләре участогында – чын мәгънәсендә эш кайный – кайнар асфальттан пар бөркелә, эшчеләр һәркайсы үз участогында мәшгуль, техникаларның берсе китә, икенчесе килә.
Урам халкы эшләрне читтән генә күзәтеп тора.

– 2019 елда башкарма комитетка юлны ремонтлауны сорап мөрәҗәгать иткән идем, менә быел, ниһаять, безгә дә чират җитте. Без Дружба урамы тыкрыгында яшибез, бездә беркайчан да юл булмады, гәрчә үзәк янәшәдә генә булса да. Бик шатбыз, техника тавышы комачауламый, киресенчә, тиздән асфальт булачак, дип күңел сөенә, – ди шушы урамда яшәүче Аркадий Яковлев.

Урамда юл эшләре алып барылса да, халык юл кырыенда тоткарлыксыз йөри һәм хәтта машиналарда да уза ала.

– Яңа юл белән Париждагы кебек яшәячәкбез, – дип шаярта Романов урамындагы өч катлы йортта яшәүче Василий Крмаков. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр йорт ишегалдына тыкрык аша узалар һәм алар да яңа юлга чын күңелдән шатланалар.


Дружба урамы юлын 1 сентябрьгә тапшырачаклар. Биредә әле тагын асфальтның соңгы катламын җәергә, тротуарны төзекләндерергә һәм юл билгеләре куярга кирәк – урам җәяүлеләр өчен куркынычсыз булачак. Чөнки Мазилин урамындагы яр буе иҗтимагый киңлегенең өченче чиратын төзекләндерү белән җәяүлеләрнең төп агымы Романов урамына Дружба урамы аша үтәчәк. Әмма асфальтның аскы катламын җәюгә үк урам үзгәрде инде.


Нет комментариев