«Дөнья балалар күзлегеннән» рәсемнәр бәйгесе
Соңгы яңалыклар

«Дөнья балалар күзлегеннән» рәсемнәр бәйгесе

Район газетасы Балаларны яклау көненә багышланган «Дөнья балалар күзлегеннән» дип аталган онлайн-бәйге игълан итә.

Әгәр сез күңелегез белән рәссам булсагыз! Рәсем ясарга яратсагыз! Бу бәйге сезнең өчен! Дөньяны үзегез күргәнчә сурәтләгез!

Яшь рәссамга бу темага рәсем ясарга кирәк.

Сезнең рәсемнәр безнең MAX max.ru/selnewsaksu каналында бастырылачак

Үткәрү сроклары:

Эшләр кабул итү: 15.05.2026 дан 29.05.2026 га кадәр.

Бәйгегә йомгак 01.06.2026 ясалачак.

Иң яхшы рәсемнәр авторлары истәлекле бүләкләр алачак.

Бәйгедә катнашу өчен редакциянең selnew@mail. ru электрон почтасына «Дөнья балалар күзлегеннән» бәйгесе» тамгасы белән рәсемнең сканын, фотосын яки JPEG, PNG форматындагы файл җибәрергә кирәк.

Җиңүчеләрне укучылар үзләре билгеләячәк. Иң күп тавыш җыйган 3 эш иң яхшысы дип танылачак.

Һәрбер эш үз эченә алырга тиеш:

• авторның тулы исеме һәм фамилиясе,

• катнашучының яше,

• уку йортын һәм иҗат түгәрәген күрсәтү (булса).

Автор, аның мавыгулары, башкару техникасы һәм эшнең эчтәлеге турында сөйләү хуплана.

Сезнең рәсемнәрегезне көтәбез!

0+


Нет комментариев