Кремль вәкиле сүзләренчә, киләсе атнада ил җитәкчелеге коронавирус таралуга каршы көрәшнең киләсе стратегиясен билгелиячәк.
Киләсе атнада Россиядә Covid-19 яңа коронавиус белән авыручылар саны артмавының беренче билгеләре барлыкка килергә мөмкин. Бу турыда Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков «Россия 1» телеканалының «Мәскәү. Кремль. Путин» программасында сөйләде.
Кремльнең рәсми вәкиле сүзләренчә, бу атнада авыручылар саны көн саен арткан. «Без өч атна карантинда утырабыз. Киләсе атнада авыручылар саны артмавының беренче билгеләрен күрербез дигән өмет бар», — диде ул.
Дмитрий Песков сүзләренчә, киләсе атнада ил җитәкчелеге коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәшнең киләсе стратегиясен билгеләячәк.
Дәүләт башлыгы матбугат секретаре фикеренчә, «бик катлаулы комбинация» гамәлгә ашырылачак, ул гражданнарның сәламәтлеген сакларга һәм шул ук вакытта икътисадка туктарга ирек бирмәячәк.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев