2нче Аксубай мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Максим Борисов ел саен үткәрелә торган Кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында «Кулланучылар гыйлемлелеге нигезләрен өйрәнүдә казанышлар өчен» номинациясендә призер булды.
Укучылар арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика олимпиадасында 13969 кеше, шул исәптән Аксубай районыннан 219 кеше катнашкан
Олимпиаданың 2 йомгаклау этабына 249 катнашучы узган, шулар арасында 7 аксубайлы да бар, алар арасыннан жюри олимпиаданың 2 этабы нәтиҗәләре буенча иң күп балл туплаган укучыларны сайлап алган.
Максим теманы югары дәрәҗәдә белүе, хокук мәсьәләрендә яхшы фикер йөртүе аркасында призерлар арасына кергән. Укучының уңышларында аның педагогы – тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Геннадий Горбуновның да өлеше зур.
2нче Аксубай мәктәбендә олимпиада призерын һәм аның остазын тантаналы төстә бүләкләү булды Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Лилия Гәрәева Максимга призлы урын өчен – Диплом, ә укытучысы Геннадий Горбуновка ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе, ТР мәгариф һәм фән министрыннан Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Фото: 2нче Аксубай мәктәбе архивыннан.
Нет комментариев