Диспансерлаштыру яман шеш авыруларын иртә стадиядә ачыкларга һәм чиргә каршы көрәшергә булыша
Соңгы яңалыклар

Диспансерлаштыру яман шеш авыруларын иртә стадиядә ачыкларга һәм чиргә каршы көрәшергә булыша

Кайбер авырулар, яшерен агентлар кебек, акрынлап организмны җимерә. Нәтиҗәдә, кеше проблема турында тулысынча дәваланып булмый торган чорда гына белә яки аңа газапны җиңеләйтүгә – паллиатив ярдәмгә исәп тотасы гына кала.

Җәмгыять файдасына соңгы елларда мәҗбүри медицина иминияте кысаларында диспансерлаштыру актив үткәрелә. Пациентларда диспансерлаштыруның нәрсә икәнен һәм нинди авыруларны барыннан да ешрак ачыклауларын район газетасы хәбәрчесе Татарстан Республикасы буенча ТФОМС Чистайдагы филиалы директоры Әхәт Хафизов белән әңгәмә корып белде.

– Әхәт Ситдыйк улы, иң беренче чиратта диспансерлаштыруның нәрсә икәнен һәм аның ни өчен үткәрелүен беләсе килә?

– Диспансерлаштыру хроник авыруларны һәм аларның куркыныч үсеш факторларын ачыклауга юнәлдерелгән. Сүз үлем-китемнең төп сәбәпләре – йөрәк-кан тамырлары авырулары, яман шешләр, сулыш органнары авырулары, шикәр диабеты һ.б. йогышлы булмаган авырулар турында бара.

Диспансерлаштыру ике этаптан тора.

Беренче этап – профилактик тикшерү, бу вакытта анкеталау, антропометрия (буй, авырлык, бил әйләнәсе, тән аврлыгы индексын исәпләү), артериаль басымны үлчәү, кандагы холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсен билгеләү, флюорография, ЭКГ, күз басымын үлчәү үткәрелә. Шуңа өстәп, онкоскрининг диагностик тикшеренүләр үткәрү мәҗбүри.

Беренче этапта үзгәрешләр ачыклана икән, Икенче этап тирәнтен тикшерүне күздә тота. Ул диагностика тикшеренүләрен (спирометрия, брахиоцефаль кан тамырларын комплекслы сканерлау, колоноскопия) үткәрүне, табиб-белгечләрнең консультацияләрен үз эченә ала. Диспансерлаштыруның икенче этабына пациент сырхауханәнең дәвалаучы табибы (участок терапевты, ВОП) тарафыннан җибәрелә.

– Бу хезмәтләрне кем түли?

– Диспансерлаштыру очракларын түләү мәҗбүри медицина иминияте акчалары хисабына башкарыла, гражданнар өчен ул түләүсез. Эш бирүче гражданны эштән җибәрергә һәм диспансеризация үтү көнен түләргә тиеш.

– Онкоскрининг нәрсәне үз эченә ала?

– Онкоскрининг – махсус диагностик тикшеренүләр ярдәмендә яман шешләрне актив ачыклау. Мондый тикшеренүләргә аналык муентыгыннан онкоцитологиягә (аналык муентыгының яман шешен ачыклау өчен) мазок һәм аналык муентыгыннан анализ керә. Онкоцитологиягә анализ 18 яшьтән 64 яшькә кадәр өч елга бер тапкыр үткәрелә.

Киләсе мөһим тикшеренү – 40 яшьтән 74 яшькә кадәр ике елга бер тапкыр үткәрелә торган маммография. Сөт бизе махсус аппаратта (маммографта) ике проекциядә тикшерелә.

Ир-атларда онкоскрининг тикшеренүләренә мәни бизенең яман шешен ачыклау өчен простатспецифик антиген (ПСА) тикшеренүе керә (тикшеренүләрне 45 елдан башлап һәр биш ел саен һәм 64 елга кадәр үткәрәләр).

Онкоскрининг сыйфатында ашказанының яман шешен булдырмас өчен 45 яшьтән бер тапкыр фиброгастродуоденоскопия (ФГДС) кертелгән.

40тан 64 яшькә кадәр елына бер тапкыр һәм 65тән 75 яшькә кадәр 1 тапкыр калын эчәклекнең һәм туры эчәкнең яман шешләрен ачыклауга тикшерү үткәрелә.

– Онкология барыннан да бигрәк кайсы органнарны ешрак зарарлый?

– Ешрак сүз сөт бизе, үпкә, эчәклек һәм тире кебек яман шеш локализацияләре турында бара. Закончалык бар: өлкәнрәк булган саен, авыру куркынычы да югарырак. Шикәр диабеты булган пациентлар онкологиянең куркыныч зонасында: яман шеш белән авырган һәр икенче кешенең шикәр диабеты авырулы булуы шуңа охшаш патология булып тора.

– Онкологияне ачыклау маршруты нинди?

–Әлбәттә, Республика клиника онкодиспансеры “дирижер” булып кала. Табиб дәвалау схемасын билгели, ләкин аавыру дәвалануны яшәү урынына якынрак булган хастаханәдә дә алырга мөмкин.

 


Нет комментариев