Диспансеризация – сәламәтлек торышын бәяләү, хроник авыруларны һәм аларның куркыныч факторларын иртә ачыклау өчен ОМС полисы буенча үткәрелә торган бушлай, ирекле медицина тикшерүе.
Бу чара «Озын һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. Аның төп максаты – халыкның инвалидлыгына һәм вакытыннан алда үлеменә төп сәбәп булган хроник йогышлы булмаган авыруларны иртә ачыклау. Аларга кан әйләнеше системасы авырулары, беренче чиратта, йөрәк ишемиясе һәм артериаль гипертензия; яман шешләр; шикәр диабеты; үпкәләрнең хроник авырулары керә.
–2025 елда профилактик чаралар нәтиҗәләре буенча Аксубай муниципаль районында яшәүчеләрдә беренче тапкыр 516 авыру ачыкланды, алар арасында 36 яман шеш, 52 шикәр диабеты, 56 беренче тапкыр югары кан басымы һәм 8 йөрәк ишемиясе авыруы очраклары бар, – дип сөйләде Аксубай үзәк район хастаханәсенең поликлиника мөдире Алинә Маланчева.
Район хастаханәсе Аксубай муниципаль районында яшәүче барлык кешеләрне диспансеризация узарга чакыра. Моның өчен поликлиниканың профилактика кабинетына (1 нче катта урнашкан 111 кабинетка) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзегез белән паспорт, полис, СНИЛС булырга тиеш.
Бернәрсә дә борчымаганда да профилактик ярдәм сорап мөрәҗәгать итү – сәламәт булып калу һәм мөмкин кадәр озаграк яшәү турында кайгыртучы кешенең нормаль тәртибе. Авыруларны иртә ачыклау – тулысынча савыгу мөмкинлеген шактый арттыручы һәм сыйфатны яхшыртучы төп фактор.
Нет комментариев