Директорлар киңәшчеләре террорчылык идеологияләренә каршы комплекслы планны тормышка ашыра
Яшьләр үзәгендә узган семинар темасы мәктәптә тәрбия мохитен оештыру булды.
Чарада район башлыгының террорчылыкка каршы көрәш буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова катнашты. Аның чыгышы террорчылык идеологияләренә каршы торуның комплекслы планын тормышка ашыруда киңәшчеләрнең роле темасына багышланды.
«Балачак навигаторлары» проектының муниципаль координаторы Наталия Хәйруллина мәктәпләрдә тәрбия мохитен оештыру мәсьәләләренә тукталды. Бу планда ул мәктәп театрларының, медиаүзәкләрнең, мәктәп музейларының һәм «Россия бөркетләре» проектларының ролен ассызыклады. Координатор билгеләп үткәнчә, бу эшкә ата-аналар берләшмәләрен җәлеп итү мөһим.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Йосыф Рафиков язгы каникуллар чорына планлаштырылган чаралар турында җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев