Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Директорлар киңәшчеләре мәктәп укучыларын иҗтимагый эшчәнлеккә тарту юллары турында фикер алыштылар

Уку семинарында балачак навигаторлары мәктәп яшьләре белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында директорларның төп киңәшчеләре семинары узды. 

Чарада аларның мәктәптә тәрбия эшен үстерүдәге рольләре турында фикер алыштылар. 

Муниципаль координатор Наталия Хәйруллина, семинарда катнашучылар игътибарын яшьләр хәрәкәтләре эшчәнлегенә юнәлтеп, «Балачак навигаторлары – тәрбиянең яңа философиясе» төбәк фәнни-гамәли конференциясе юнәлешләрен яктыртты. 

Директорлар киңәшчеләре Наталья Яшмурзина һәм Миләүшә Хәсәнова Самарада очрашудан алган тәэсирләре һәм шулай ук мәктәп яшьләре белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

«Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлеге җитәкчеләре Екатерина Васюткина һәм Светлана Башатова балачак навигаторларын «Беренчеләр хәрәкәте»нең төп флагман проектлары белән таныштырдылар һәм аларга мәктәп укучыларын җәлеп итү юлларын тәкъдим иттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев