Динар Шәйхетдинов: син көчле булырга тиеш
Соңгы яңалыклар

Динар Шәйхетдинов: син көчле булырга тиеш

Аксубай районы Яңа Кармәт авылыннан Динар Шәйхетдинов өчен трицикл яңа мөмкинлекләр ачкан.

Егет аны, әйләнә-тирәдәгеләргә бу тормышта мөмкин булмаган бернәрсә дә юк дип раслап, үзләштерә.

Динар – мөмкинлекләре чикле яшь кеше, тик ул бу сүзтезмәсен яртатып бетерми, чикләүләр һәм каршылыклар һәркемнең бары башында гына бар, дип саный ул. Аның тормышында төп хыялы – аякларына басу.

Динар унынчы сыйныфны тәмамлаган. Уку малайга җиңел бирелә, аның мәктәптә иң яраткан фәннәре – тарих, география һәм әдәбият. Егет «дүртле» һәм «бишле» билгеләренә генә укый һәм мәктәпне тәмамлагач юрист һөнәре буенча белем алырга җыена. Ул күп укый, электрон китапларга өстенлек бирә. Китапларны кулларың белән тоярга кирәк, дип саный ул.

Динарның ихтыяр көче зур. Шәйхетдиновлар өендә велотренажерлар да, массажерлар да, хәтта «кәҗә» дип йөртелгән гимнастика снаряды да бар

Бала чагыннан аякларында басып тормаган, ә табибларның фаразлары һич тә күңелне җылытырлык булмаган үсмер, хыялына якынаю өчен, һәр көнне икешәр сәгать буе шыбыр тиргә батып шөгыльләнә. Динарның әтисе – Данияр, барлык тренажерларны улы өчен җайлаштырып, үзгәртеп корган. Ортопедик ботинкаларны, аяк табаннарына уңайлы булсын өчен, педальләргә болтлар белән беркеткән һәм аларны кияргә үзе ярдәм итә. Һәр күнегүдән соң тренажер спидометрында ике километрдан да ким булмаган аралык өстәлә.

Тик менә бу чакрымнарны аңа һәрвакыт, авыл урамнары буйлап уй-фикерләргә чумып, ялгызы гына үтәсе килә. Табигать матурлыгына сокланып һәм күкрәге белән җиләс җил сулышын тоеп.

– Әлбәттә, монда улыбызга инвалид коляскасы ярдәм итәр иде, тик авыл урамнарында бу мөмкин түгел, аның йөреше начаррак. Һәм мин вариантлар эзли башладым һәм барыбер җаен таптым – тотрыклы трицикл, – дип уртаклашты Данияр Шәйхетдинов.

Әмма трициклның бәясе, хуҗалыкта мал-туар гына асрап яшәгән гаилә өчен көч җитәрлек түгел. Өстәвенә, барлык эшләп тапкан акча уллары өчен уңайлы яшәү һәм тернәкләндерү шартлары тудыру өчен тотыла. Әмма дөньяда игелекле кешеләр дә күп.

– Мин район башлыгы Камил Гилмановка кабул итүгә язылдым, Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовка мөрәҗәгать иттем, алар өлешчә финанс ярдәме күрсәттеләр, – дип сүзен дәвам итте егетнең әтисе. – Район имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров та ярдәм кулы сузды. Безне авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров һәм туганым Фәрит Шәязданов һәрдаим хуплыйлар – ул интернет кибет аша оптималь вариантны сайлады һәм заказ рәсмиләштерде. Трицикл Мәскәүдән китерелде, Казанда кыйммәтле йөкне каршы алдык. Безгә ярдәм итүчеләрнең барчасына да гаиләбез белән рәхмәтлебез. Меценатларга эшләрендә Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен һәм һәрчак мәрхәмәтле йөрәкле кешеләр очрасын.

Әтисе Динарга тренажерда ботинкаларны кидерергә булыша, ә улы җиңел генә сузылып, куллары белән тотына һәм педальләрне әйләндерә башлый. Ышаныгыз, бу аның өчен зур батырлык.

–Егетне кем рухландыра?

– Төп мотиватор – әти, ул һәрвакыт «алга бар», ди. Әни, апам, әбием белән бабам мине хуплыйлар, канатландыралар, – ди Динар.

Трициклда егет кичен, авыл читенә, урман тирәсенә чыгарга ярата, ә аннан, тау башыннан кояш баткан матур күренеш ачыла. Техникага ия булгач, Динар Аксубайга кадәр барып җитү турында хыяллана. Әтисе аңа чираттагы максатны куйган инде – «В» категориясенә таныклык алу һәм кул белән идарә итә торган автомобиль сатып алырга вәгъдә иткән.

Динар тизлек ярата, трициклда аны 30-40 километрга кадәр арттырырга була, дип сөйли. Ә тагын ул, башка малайлар кебек үк, автомобиль спортын үз итә.

– «Формула 1» узышларына бару турында хыялланам. Дөньяның иң яхшы узышчыларының чираттагы көрәше сентябрь аенда Сочида узачак, – дип дулкынланып сөйли Динар. – Узышларны телевизордан карыйм, әмма ярышлар рухын трибунадан тоясым килә.

Уңай кәефле егет бу хыялының да чынга ашуына ышана. Тормыш юлыннан ул: «Син көчле булырга тиеш», дигән девиз белән бара.

Яшьтәшләреңә ниләр теләр идең, дигән сорауга Динар озак уйланып тормыйча: «Беркайчан да төшенкелеккә бирешмәсә һәм алга, хыялларыңа таба барырга кирәк», – дип җавап бирде.

 


Нет комментариев