РФ Дәүләт Думасы депутаты, КПРФ фракциясе әгъзасы Юрий Синельщиков Аксубайга дустанә сәфәр кылды.
Сәфәр программасына “Хыял“ балалар һәм үсмерләр социаль приютына сәяхәт тә кертелгән иде.
Юрий Петрович район башлыгы Камил Гилманов һәм социаль учреждение директоры Гөлнар Шарашева белән приютны карадылар, балалар бүлмәләрендә, остаханәләрдә, ашханәдә, кунак бүлмәләрендә булдылар. Алар монда балаларга яшәү, белем һәм тәрбия алу өчен уңайлы шартлар булуын үз күзләре белән күреп инандылар. Социаль учреждение коллективының уңышлы эше депутатны канәгатьләндерде.
Ул педагогларга – алга таба уңышлар, ә балаларга ныклы сәламәтлек һәм бәхет теләде. Юрий Синельщиков приютка “Бергә булдырабыз“ программасы буенча ачылган “Селфи“ балалар дәресләре өчен кирәк булган фотографияләрне бастыру өчен аппаратура һәм ноутбук бүләк итте.
Нет комментариев