Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Депутат 31 декабрьне ял көне итәргә һәм Яңа ел каникулын кыскартырга тәкъдим итә

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе Ярослав Нилов 31 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр ял итәргә, ә калган көннәрне түләүле отпуск хисабына кертергә тәкъдим итте.

Бу турыда ул «Газета.Ru» сайтына биргән белән әңгәмәдә әйтте. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Нилов әлеге үзгәрешләрне Хезмәт Кодексында язарга кирәк дип саный. Депутат фикеренчә, һәр кеше бу чорда эшләргәме яки ял итәргәме икәнлеген хәл итә ала.

«Шулай итеп, без озын Яңа ел бәйрәмнәре күп булуын теләмәгән кешеләргә дә, кышын күбрәк ял итәргә теләүчеләргә дә ярый алачакбыз», — дип аңлатты Нилов.

Моннан тыш, 31 декабрьне, аның сүзләренчә, тулы эш көне дип атап булмый, чөнки «күпчелек предприятиеләр бәйрәм өстәле әзерли һәм корпоратив кичәләр үткәрә».

Элегрәк Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин хатын-кызлар үтенече буенча эш көнен 31 декабрьдән 28 декабрьгә күчергән иде. Бу карарны ул хатын-кызларның, кагыйдә буларак, Яңа ел бәйрәменә әзерләнүе белән аңлатты.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Яңа ел каникулларын закон буенча озайту өчен, хезмәткәр 9 гыйнварда да ял алырга мөмкин. Моның өчен алдан ук әлеге даталарны яллар графигында билгеләргә һәм эш бирүче белән килештерергә кирәк. Ял башланырга ике атна кала хезмәткәр, имза куеп, шул турыда белергә тиеш.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев