Бу муниципаль берәмлек башлыгы Илнур Шакировның хисап чыгышында төп мәсьәләгә әйләнде.
Җирлек территориясенә 4 авыл керә, анда 952 кеше яши, шул исәптән 296 пенсионер, 166 бала, эшкә сәләтле яшьтә 490 кеше. Хисап елында территориядә 21 кеше вафат булган, 9 бала туган. Өстәвенә, балаларның бишесе генә җирлек территориясендә яши, калганнары бары пропискада гына тора.
– Сүз дә юк, шәһәр һәрвакыт үзенең перспективалары белән җәлеп итте, әмма минем уйлавымча, ата-аналар буларак, үзебезнең картлык көнебез турында да уйлап, балалар өчен шәһәрләрдә яшәүне бердәнбер вариант буларак планлаштырмаска кирәк, – дип билгеләп үтте Илнур Шакиров. – Хакимият органнарының бурычы исә, киләчәген авыл белән бәйләргә теләүчеләр өчен шартлар тудыру.
Җирлек башлыгы җирлек территориясендә теркәлгән 5 КФХ һәм «Волга-Селект» ширкәтен, үз эшчәнлекләрен алып барган тагын 325 шәхси ярдәмче хуҗалыкны мисал итеп китерде. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча традицион чаралардан халык сыерлар һәм кәҗәләр асрауга – миллион ярымга якын, мини-фермалар төзүгә 600 мең сум субсидия алган.
Халык үз хуҗалыклары белән яши, сыерлар баш саны арта, халык бер ел эчендә 9 миллион сумнан артыкка сөт саткан. Җирлек алдына куелган бурычларны хәл итүдә үзара салым акчасы ярдәм итә. Республикадан финансланган үзара салым акчасына Яңа Кармәт һәм Яңа Дума авыллары урамнарына вак таш салу, Рус Кармәте авылы зиратын куаклардан чистарту, 2 насос, 400 метр үткәргеч, 200 метр торба сатып алу мөмкин булган.
2020 елда җирлек миллион ярым сумлык грантка лаек булган – бу акчаларны һәр торак пунктның проблемалы мәсьәләләрен хәл итүгә – Рус Кармәте өчен суэтем башнясы сатып алуга, Яңа Дума авылында үзәк урамны ремонтлауга, Яңа Кармәттә юлларны төзекләндерүгә, каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар сатып алуга һәм аларны урнаштыру өчен мәйданчыклар төзүгә тотарга ниятлиләр.
Рус Кармәте мәктәп-балалар бакчасы комплексын капиталь ремонтлау җирлек халкы өчен зур шатлык булды. Клуб белән ФАП та шул ук бинада урнашкан – бу биналарга да ремонт ясалган.
2020 елда Яңа Дума авылы халкы иганәчеләр Рәис Сөләйманов һәм Равиль Кузюров ата-бабаларына хөрмәт йөзеннән иганә ярдәме күрсәтеп ремонтланган мәчетне рәхмәт сүзләре белән кабул итте. Яңа Дума һәм Рус Кармәте авылларында су үткәрү системасы авыл җирлеге өчен проблема булып кала бирә – халык су үткәргечне ремонтлауны «Чиста су» республика программасына кертүне сорады.

Җирлектәге күп кенә мәсьәләләр депутатлар корпусы ярдәме белән хәл ителә. Урман утырту көннәре оештырыла, бертуган Сыраевлар ярдәме белән Ямбай авылына керү капкасы урнаштырылган, буа ныгытылган, Яңа Кармәттә буаны төзекләндерү чыгымнарын Яңа Кармәт авылы депутаты Фархат Аюпов үз өстенә алган. Яңа Кармәт авылы депутаты Җәмил Раузетдинов каты көнкүреш калдыклары өчен капкачлы контейнерлар җиһазлауда ярдәм иткән.
Рус Кармәте авылы проблемаларын хәл итүдә депутат Алексей Буранов активлык күрсәтә – ул Рус Кармәте мәктәбен ремонтлау инициаторы булган, грант белән ярдәм иткән, төрле чараларны оештыруда һәм үткәрүдә иганәче булып тора. Рус Кармәтендә Павел Тимофеев та инициатива күрсәтә, авылдашлары Сәлих Сабиров, Алексей Малецков белән чишмәне чистартканнар, сыешлыкны алыштырганнар, аны төзекләндерү эшләрен төгәлләргә ниятлиләр.
Җирлеккә проблемаларны хәл итүдә Рәнис Җәләлов җитәкчелегендә инвестор «Волга-Селект», якташлар Алексей Ипполитов, Чыңгыз Шәфигуллин, Тәбрис Миначев та булышлык күрсәтәләр РИТЭКтан откан грант хисабына җирлектә обелисклар ремонтланган, авыллар буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә, авыллар тарихы һәм фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең исемнәре белән юбилей альбомнары чыгарылган.
Хәтта юкка чыккан Михайловка авылында да фронтовикларның исем-фамилияләре белән истәлекле билге куелган. Яңа Дума авылында туып үскән Илгиз Гафиятов хатын-кыз механизаторлар, тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә мемориаль такта куюда иганәче ярдәме күрсәткән.
Быел җирлектә торак пунктлар эчләрендәге юлларны төзүне дәвам итү, су үткәргечкә бәйле проблемаларны хәл итү, суэтем башнясын монтажлау, Рус һәм Яңа Кармәт авыллары зиратларын агачлардан чистарту эшләрен дәвам итү планлаштырыла.
Киңәйтелгән утырышта халык Рус Кармәте авылында «Волга-Селект» агрофирмасының эретмә пункты төзүе турындагы яңалыкны энтузиазм белән кабул итте – бу өстәмә эш урыннары.
Әмма халык район башлыгыннан җирлек территориясендә инвесторга ферма төзүдә ярдәм итүне сорады, чөнки төп мәсьәлә булып торган демография – шәһәргә киткән яшьләр агымы белән бәйле.
Район башлыгы Камил Гилманов, якташ буларак, ярдәм итәргә ышандырды һәм бу мәсьәләне шәхси контрольгә алды, гәрчә аны бер көндә генә хәл итеп булмаса да.
Утырыш ахырында авылның актив кешеләре Александр Бурановка, Николай Исаншинга, клуб мөдире Юрий Лаврентьевка бүләкләр тапшырылды.
Нет комментариев