Дельта-штамм китә, Омикрон инде юлда
Соңгы яңалыклар

Дельта-штамм китә, Омикрон инде юлда

Мәҗбүри вакцинация районда Covid-19 белән авыручылар санының кимүенә китерде.

Вакцинаның файдасы күз алдында. Бу турыда табиблар гына түгел, Роспотребнадзор да сөйли, фактлар – күз алдында.

– Бу атнада өч район кешесендә Covid-19 расланды. Авыручыларның берсе – 81 яшьлек прививка ясаткан хатын-кыз. Аңарда коронавирус очраклы рәвештә генә ачыкланган – гипертония авыру белән җәфалану сәбәпле, ул Казанга тикшеренүгә барган. Дәвалану учреждениесенә кергәндә тест уңай нәтиҗә күрсәткән. Әлбәттә, аны өенә кайтарып җибәрәләр. Өстәвенә хатын-кыз авыруны билгеләрсез кичерә, – дип сөйләде Роспотребнадзор Идарәсенең Аксубай районындагы бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов.

Мәҗбүри вакцинация кертелгәннән соң авыручыларның кимүен табиблар да сизде. Температуралы авырулар боксына мөрәҗәгать итүчеләр күпкә кимегән. Күптән түгел минем үземә дә кинәт күтәрелгән температура аркасында бокс пациенты булырга туры килде. Көндезге сәгать 11ләр тирәсендә бокс коридорында бер генә авыру да юк иде. Минем температураны үлчәделәр, кан һәм коронавируска тест алдылар. Табиб мине тыңлаган һәм зарлануларымны язган арада, тест әзер иде – тискәре булды. Температураның сәбәбе – ангина. Доктор дәвалау билгеләде һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында үз белдегең белән дәваланырга ярамаганлыгын искәртте. Өстәвенә, хәзер район үзәк хастаханәсендә җитәрлек күләмдә экспресс-тестлар бар. Коронавирус белән авыру фактын раслау яисә кире кагуны билгеләү күпкә тиз башкарыла. Шәхсән миңа табибта кабул итүдә булу өчен 15 минуттан артык вакыт китмәде. Килешегез, билгеләрне сезонлы салкын тиюгә сылтап һәм ковид госпитале пациентлары сафын тулыландыруга караганда, бокс пациенты булып, чиратта тору (минем очракта чират юк иде), күпкә яхшырак.

– Температура белән бокска килүчеләр саны сизелерлек кимеде, – дип сөйләде кабул итү вакытында табиб Алинә Маланчева. – Үзегез күреп торасыз, коридор буш. Тик бу коронавирус китте дигән сүз түгел.

Кызганычка каршы, дөньяда коронавирусның яңа штаммы – Омикрон ачыкланган, һәм ул, һичшиксез, таралачак. Кешеләр, нәтиҗәләр турында уйланмыйча, сәяхәт итүләрен дәвам итәләр. Бу штамм ни дәрәҗәдә куркыныч соң ? Вакыт күрсәтер. Билгеләреме? Омикрон үпкә ялкынсынуын тиз үсеш алуы белән характерлана. Йомшарырга иртәрәк әле. Сәүдә үзәкләренә баруда, җәмәгать транспортында йөрүдә мәҗбүри QR-кодлар һәм аерым тармакларда эшләүче гражданнар өчен генә түгел, шулай ук 65 яшьтән өлкәннәр өчен дә мәҗбүри вакциянация, табиблар фикере буенча, коронавирус буенча вәзгыятьне тотрыклыландыруда зур роль уйнады. Һәм барыннан да элек, вакцинациянең тыю яисә чикләү чарасы түгеллеген, ә авыруның авыр нәтиҗәләреннән котылу чарасы булуын аңлау мөһим. Аксубай пенсионерлары гаиләсе (безнең аларның фамилиясен әйтергә хакыбыз юк), район газетасын даими укучылар безнең хәбәрчегә коронавирусны ничек кичерүләрен сөйләде.

65 яшьлек Надежда Михайловна (исеме үзгәртелде) беренче көннән үк вакцинациягә каршы булган. Ә ире – 67 яшьлек Анатолий Иванович, беренчеләрдән булып прививка куйдыра, чөнки балалар белән эшли. Авыру көтмәгәндә килә, оныклары каникулларда булып киткәннән соң, гаилә башлыгы җиңелчә формада авырып китә, бер-ике көн температурасының күтәрелүе күзәтелә, ә үпкәләренең 50 проценты зарарланган хатынын ковид госпиталендә көч-хәл белән коткарып калалар.

Бүгенге көндә дә ул үзен нормаль хис итми – йөргәндә тыны кысыла. Прививканы кире какканы, ялган яңалыклар тыңлаганы һәм укыганы өчен өчен чын күңелдән үкенә. Медицина хезмәткәрләре пандемия шартларында эшләргә, эш ритмына, коронавируслы тормышка күнеккән инде. Тик, кешеләрнең бер гомер яшәп, үз сәламәтлекләренә карата битараф булуларына берничек тә ияләшә алмыйлар алар.

Фото


Нет комментариев