«Дельфин» йөзү бассейнында йөзү буенча традицион район ярышлары узды.
2007-2012 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында уздырылган ТАССРның 100 еллыгына һәм Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган йөзү буенча спорт мәктәбе беренчелегендә районның кубок, медаль һәм грамоталар алу өчен көрәшергә килгән 70тән күбрәк яшь спортчысы катнашты.
Спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов үзенең сәламләү чыгышында, ярышларда катнашучылар саны елдан-ел арта, дип билгеләп үтеп, барысына да сәламәтлек, күңел көрлеге һәм уңышлар теләде.
Ярышларны 2011-2012 елларда туган кече яшь төркемендәге кызлар ачты, аларга 50 метрлы дистанцияне ирекле стильдә йөзеп үтәргә кирәк иде. Әлеге яшь төркемендә дистанцияне 57,6 секунд эчендә узган Оксана Ашаева җиңүче булды, Рузия Хөснуллина икенче нәтиҗә күрсәтте, икесе дә 2нче Аксубай мәктәбе укучылары, Иске Ибрай мәктәбеннән Әминә Хәсәншина бронза медаль иясе булды.
Шул ук яшь төркемендәге малайлар арасында дистанцияне ирекле стильдә 47,8 секундлы күрсәткеч белән узган Егор Куштуков алтын медаль белән бүләкләнде, икенче урында Вадим Иванычев, икесе дә 3нче Аксубай урта мәктәбеннән, Аксубай бистәсенең 1нче мәктәбе укучысы Никита Альметкин финишка өченче булып килде. Малайлар арасында “брасс” стиле белән йөзүдә призлы урыннар шул ук тәртиптә урнашты. Кызлар арасында призлы урыннарны Аксубайның 2нче мәктәбе укучылары яулады: Оксана Ашаева – беренче, Рузия Хөснуллина – икенче һәм Алинә Әхмәтҗанова – өченче.
Оксана Ашаева үзеннән зуррак - 2009-2010 елларда туган төркемдәге спортчылар белән дә көч сынашты. 50 метрлы дистанциядә “брасс” стиле белән йөзүдә 1 минут 02 секунд күрсәткеч белән ул җиңү яулады. Икенче урында - 3 нче Аксубай мәктәбеннән Василина Поварницына, өченче урынны З.Т. Шәрәфетдинов исемендәге Карасу мәктәбе укучысы Миләүшә Зәйниева яулады. В.Г.Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбе укучысы Алиса Безрукова ирекле стильдә дистанцияне 48,4 секунд эчендә йөзеп үтте һәм беренчелекне алды. Икенче булып – Василина Поварницына, өченче булып 3нче мәктәп укучысы Анастасия Бокарева йөзеп килде.
Малайлар арасындагы шул ук яшь төркемендә “брасс” стилендә призлы урыннар түбәндәгечә урнашты: өченче урында – Рөстәм Бухаров, икенчедә – Артем Ильин 2нче мәктәптән, Даниил Семенов дистанцияне 51 секунд эчендә беренче булып йөзеп үтте. Даниил 50 метр араны ирекле стильдә 40,8 секунд эчендә йөзеп үтеп шәп нәтиҗә күрсәтте, һәм икенче алтын мельгә ия булды, Рөстәм Бухаров - көмеш, Нияз Салахов бронза медаль ияләре булдылар, малайларның барысы да 3нче Аксубай мәктәбен тәкъдим итте.
Аннан соң 2007-2008 елларда туган йөзүчеләргә чират җитте, аларга инде 100 метрлы дистанцияне иңләргә туры килде.
Кызлар арасында йөз метр араны ирекле стильдә 1 минут 30 секундта йөзеп үткән 3нче мәктәптән Аида Баталина беренчелекне яулады, икенче урында Аксубайның 1нче мәктәбеннән – Нина Бокарева, өченчедә – 3нче мәктәптән Диана Гераскина. Нина Бокарева 1 минут 42 секунд нәтиҗә белән “брасс” стилендә беренче урынны яулады, 3нче мәктәп укучысы Дарина Шарашева - икенче, 1нче Аксубай мәктәбеннән Анастасия Гуслякова өченче урыннарда.
Шул ук яшь төркемендәге малайлар арасында мактау пьедесталын 3нче мәктәп укучылары бүлеште. Владислав Федоров 1 минут 22 секунд һәм 1 минут 44 секундлы күрсәткечләр белән ике
ярышта да көмеш медаль яулады, Егор Егоров ирекле стильдә дә, “брасс” стилендә дә финишка беренче булып килеп, алтын медальгә ия булды. Ирекле стильдәге йөз метрлы дистанцияне – Максим Семенов, “брасс” стилендә – Дмитрий Полященко өченче нәтиҗә күрсәттеләр.
Ярышлар 4х50 катнаш ярышлар белән тәмамланды һәм район үзәге мәктәпләре арасында урыннар түбәндәгечә урнашты: 1 урында – Аксубайның 3нче мәктәбе, 2 урында – В.Г.Тимирясов исемендәге 1нче мәктәп, 3 урында – 2нче мәктәп.
Гомумкоманда зачетында Аксубайның 3нче мәктәбе спортчылары иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, 2нче мәктәп укучылары – икенче урында, В.Г.Тимирясов исемендәге 1нче мәктәп йөзүчеләре – өченче урында.
Шәхси беренчелектә призлы урыннарны алган иң яхшы йөзүчеләр Мактау грамоталары һәм медальләр белән, ә эстафетада җиңүчеләр һәм гомумкоманда зачетында җиңүчеләр кубоклар белән бүләкләнделәр.
Шулай ук район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова исеменнән дә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Нет комментариев