Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Декларацияләрне вакытында тапшырырга кирәк

Аксубай районы буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы хуҗалык итүче субъектлар игътибарына, бу спиртлы продукция җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче оешмалар закон нигезендә күләмне исәпкә алырга һәм декларацияләргә тиешлеген тагын бер кат исләренә төшерә.

Декларацияләр хисап чорыннан соң килүче айның 20 числосыннан да соңга калмыйча квартал саен бирелә. 

Хокукый законнар нигезендә, алга таба ваклап сату максатларында алкогольле продукция сатып алуны гамәлгә ашыручы шәхси эшмәкәрләр мондый продукциянең әйләнеше турындагы мәгълүматны ЕГАИСка кабул итәргә һәм тапшыруны тәэмин итәргә тиеш. 

ЕГАИСка җибәрелгән продукция санын раслау яки кабул итүдән баш тарту турында мәгълүмат бирү һәр ТТНга алар тарафыннан алкогольле продукция фактик алынган көннән алып 3 эш көне эчендә шәһәр җирлеге өчен яисә авыл җирлекләре өчен 7 эш көне эчендә бирелә. Әлеге таләпләрне бозган очракта административ җаваплылык каралган.

  Агымдагы елның июнь аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама органы территориясендә суд карары буенча 2846,6 литр күләмендә спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды. Алкогольне юк итү Иваново өлкәсендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев