Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин Аксубай районы мәктәпләренә компьютерлар бүләк итте
Соңгы яңалыклар

Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин Аксубай районы мәктәпләренә компьютерлар бүләк итте

«Бердәм Россия» партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудиннан компьютерлар тапшыру тантанасы булды.

«Татнефтепром-Зюзеевнефть» АҖ генераль директоры безнең районның ике мәктәбенә – Урмандеево башлангыч һәм Иске Тимошкино урта мәктәпләренә, шулай ук Чирмешән районының Ульяновка авылы башлангыч мәктәп-балалар бакчасына икешәр комплект компьютерлар, принтерлар тапшырды.

Аксубай, Чирмешән, Нурлат районнары территорияләрендә эшчәнлек алып барган кече нефть компанияләре тарафыннан принтерлар һәм портатив колонкаларга кадәр, тулы компьютер комплектлары белән тәэмин итү, мәктәпләргә һәм мәктәпкәчә учреждениеләргә ярдәм итү кысаларында алып барыла.

– Республика һәм безнең нефть компаниясе җитәкчелеге сәясәте фәннәр буенча белемнәрне интерактив режимда киңәйтүгә юнәлдерелгән. Нефть компаниясеннән мәктәпләргә компьютерлар тапшыру күңелле, – дип билгеләп үтте Шамил Габделхәй улы. – Алар укытучыларга да, укучыларга да хезмәт итсен. Минем әнием башлангыч сыйныфларда укытучы булып эшләде, һәм без, җиде малайның бишесе, башлангыч белемне әнидән алдык. Һәр кешенең тормышы аның беренче укытучысына һәм нинди белем дәрәҗәсе алуына турыдан-туры бәйле дип саныйм.

Шамил Габделхәй улы белдергәнчә, Урмандеево башлангыч мәктәбе дә, Иске Тимошкино урта мәктәбе дә аның өчен җанына якын булган белем бирү учреждениеләре. Әтисе Габделхәй Әбзалетдин улы «Восток» совхозының беренче рәисе була. Ә Урмандеево авыл җирлеге составына кергән Сталин бистәсендә бердәнбер укытучы – аның әнисе Сәрвәрия Шәкүр кызы була. Мәктәп биш почмаклы бинада урнашкан була, биредә беренче-дүртенче сыйныфларда 35кә якын укучы белем алган. Биш яшьлек Шамилга өйдә утыру күңелсез балы, ул биш яшьтән мәктәпкә йөри башлый, ә алты яшьтә әти-әнисе аны беренче сыйныфка яздыра.

Соңрак Шамил Яһудинның әтисе районда җитәкче урыннарда эшли һәм Шамилга өлкән сыйныфларда Иске Тимошкино урта мәктәбендә укырга туры килә. Ул үзенең укытучыларын да, сыйныфташларын да хәтерләвен әйтте, алар арасында Беловка, Яңа Узи, Иске Узи авылларыннан укучылар да булган.

Депутатка үзе укыган Иске Тимошкино мәктәбендә бүгенге көндә 125 укучы белем алуын ишетү рәхәт булды.

Мәктәп директоры Владимир Красильнов депутат буларак күрсәткән ярдәме өчен Шамил Габделхәй улына рәхмәт белдерде, соңгы вакытта күрсәтелгән игелекле эшләр арасында гына да – коймаларны ремонтлау, яңа хоккей тартмасы төзү.

– Компьютер техникасына һәрвакыт мәктәптә ихтыяҗ бар, – дип билгеләп үтте Владимир Анатольевич. – Җиһазлар белән тәэмин итү шәхси дәресләр, практик эш, компьютер программаларын тирәнрәк үзләштерү, интернет өчен күбрәк мөмкинлекләр бирә.


Нет комментариев