Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Дәүләт Думасында төбәкләрне газлаштыру проблемасына игътибар юнәлттеләр

Парламентарий сүзләренчә, электр энергиясе белән тәэмин итүне өстенлекле юнәлеш итеп алырга кирәк.

Газлаштыру һәм электр энергиясе белән тәэмин итү проблемасын эшнең өстенлекле юнәлеше итәргә кирәк, дип белдерде Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Шолбан Кара-оол. Бу турыда ул «Саф һава» федераль проектын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге турында» дип аталган парламент тыңлауларында әйтте. РИА Новости шул турыда яза.

«Себердә газ чыгарыла, шул ук вакытта себер шәһәрләре бүгенге көндә газ белән тәэмин ителмәгән... Шуңа күрә бу проблемага игътибар итәргә тәкъдим итәр идем», – диде ул.

Парламентарий сүзләренчә, электр энергиясе белән тәэмин итүне өстенлекле юнәлеш итеп алырга кирәк.

«Электр белән тәэмин итүне төп приоритетлы юнәлешләрнең берсе итеп алсак, бик яхшы булыр иде, аны әлеге шартларда яңадан карарга мөмкин», – дип өстәде депутат.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев