Чуаш Енорускиносы авылында яшәүче хезмәт ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Соңгы яңалыклар

Чуаш Енорускиносы авылында яшәүче хезмәт ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Мария Толкушинаны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов һәм Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Алексей Морозов килде.

– Хөрмәтле Мария Васильевна, Сезне истәлекле туган көнегез белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, бәхетле картлык һәм иминлек телибез, — диде аңа Алексей Тимирясов.

Мария Васильевна 1935 елның 25 сентябрендә туа. Аның балачагы Ерак Көнчыгышта уза, чөнки әтисе Василий Убейкин хәрби була, ә инде сугышка кадәр гаилә Иске Ильдеряккә әйләнеп кайткан була. Сугыш башланганда кызчыкка 6 яшь була.

Мария 10 яшеннән басуда эшли башлый, колхозда кошчылык фермасында дус кызлары белән бергә казлар көтә. 17 яшендә ул торф чыгару эшләренә китә, килешү буенча эшли һәм әнисе авырып киткәч, аны карау өчен авылга кайта.

19 яшендә Мария Ким Васильевич Толкушинга кияүгә чыга. Әмма гаилә бәхете озакка бармый — ире 47 яшендә бакыйлыкка күчә, һәм ул балалары белән ялгыз кала, соңрак 51 яшендәге кызы да үлеп китә. 1987 елдан ул кызы һәм кияве белән Чуаш Енорускиносы авылында яши башлый, якыннарының гаиләсендә ул җанына тынычлык һәм ярдәм таба.

Мария Васильевна өч баласы өчен кадерле әни, 11 оныгы һәм 10 оныкчыгы өчен яраткан әби.


Нет комментариев