Районда коронавирус буенча хәл киеренке кала бирә.
Аксубай районында 2021 ел башыннан COVID-19 белән зарарлануның 19 очрагы теркәлгән. Ачыкланган очраклар арасында билгеләрсез узу очраклары күбрәк. Медиклар сүзләренә караганда, ачыклау планлы госпитализацияләүгә анализ тапшырганда башкарыла.
Татарстанда коронавирус аркасында битлек режимы 2022 елның гыйнварына кадәр озайтылган. Шулай ук кешеләр күпләп була торган урыннарда – кибетләрдә, хезмәт коллективларында, лифтларда һәм җәмәгать транспортында битлекләрне йөртү мәҗбүри булып кала. Ковидка каршы чараларны да үтәргә кирәк – социаль дистанцияне сакларга һәм антисептик кулланырга.
18 гыйнвардан күләмле вакцинация куйдыру башланды. Прививка ике этапта ясала, бүгенге көндә 34 кеше ике тапкыр прививка ясаткан инде.Аксубай районында яшәүчеләрCovid-19дан прививканы Аксубай район үзәк хастаханәсендә ясата ала.
Яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация куйдыруга 8 (84344) 2-90-58 телефоны буенча язылырга була. Шалтыратулар 8:00 дән 15:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Фото Аксубай район үзәк хастаханәсе архивыннан.
Нет комментариев