Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Чистай» ХКның «Аксу Агро» агрофирмасында бер әйләнештән 55 проценттан артык ашлык алалар

Районда урып-җыю эшләре ышанычлы темп ала: авыл хуҗалыгы предприятиеләре яхшы ритмда эшлиләр, заманча техника кулланалар һәм агротехнологик срокларны төгәл үтиләр.

Район башлыгы Алмаз Мингулов «Чистай» холдинг компаниясенең «Аксу Агро» агрофирмасында көзге бодай җыюның барышы белән танышты.

Агрофирма кырларында 19 комбайн эшли. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 27 июльгә 1204 гектардан көзге бодай җыеп алынган, уртача уңыш гектардан 55-60 центнер тәшкил итә. Мондый нәтиҗә авыл хуҗалыгы предприятиесендә игенчеләр хезмәтенең югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм аларның үз эшләренең осталары булуын күрсәтә.

Район җитәкчесе урып-җыю эшләре турында агрофирманың башкарма директоры Илгиз Алмакаев белән фикер алышты, агрономнар, механизаторлар белән аралашты, хәтта хуҗалыкның иң яхшы комбайнчыларының берсе белән кыр корабы кабинасында әйләнеп чыкты.

Фото район Советы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев