Чик сакчылары көне: хезмәт, намус, хәтер
Соңгы яңалыклар

Чик сакчылары көне: хезмәт, намус, хәтер

Хәрби дан мемориалында Чик сакчылары көненә багышланган тантаналы чара узды.

Бәйрәмгә Камчаткадан алып Россиянең Көнбатыш чикләренә кадәр хезмәт иткән элеккеге чик сакчылары җыелды.

Митингны район башлыгы Алмаз Мингулов ачты.

– Дәүләт чиге – картадагы чикләр сызыгы кына түгел, ә илнең ышанычлы калканы, – диде ул. – Сез намус белән хезмәт иттегез. Бүген дә сезгә ихтыяҗ зур. «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар оешмасының чик сакчылары берлеге яшьләргә патриотик тәрбия бирү юнәлешендә актив эшли һәм район үсешенә зур өлеш кертә. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим.

Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә актив катнашканнары һәм Чик сакчылары көнен бәйрәм итү уңаеннан Алмаз Мингулов Виктор Абрамовка һәм Олег Тямановка Рәхмәт хатлары тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән Илгиз Хәйруллин, Валерий Миронкин, Василий Пайдаркин, Айрат Гайнуллин, Михаил Федоров, Владимир Капитонов бүләкләнде.

Ветераннарны Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов һәм Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары урынбасары Радик Әмиров чын күңелдән котладылар. «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар оешмасы җитәкчесе Виталий Маркин, отставкадагы подполковник Рамил Сөләйманов һәм чик буе гаскәрләре ветераннар берлеге җитәкчесе Алексей Бобов җылы сүзләр белән чыгыш ясадылар. Ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән ветеран-солдатлардан котлауларны – Павел Крюков, район волонтерларыннан Александр Убейкин тапшырдылар.

Бу көнне катнашучыларның күбесенә «Россия чик буе гаскәрләре ветераны» медальләре һәм район ветераннар оешмасының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Митингта катнашучылар хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган чик сакчыларын бер минут тынлык белән искә алдылар, обелиск итәгенә венок һәм чәчәкләр салдылар.

Полина Мулеева чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ветераннар хөрмәтенә патриотик җырлар башкарды, җырларны катнашучылар да күтәреп алды.


Нет комментариев