Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чик сакчылары бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк

Чик буе территорияләрендә Ватан сагында торган барлык төр гаскәрләр ветераннарын 10:00 сәгатьтә үзәк мәйданга бәйрәм чарасына чакыралар.

Биредә тантаналы чара узачак һәм чик
сакчылары хөрмәтенә куелган һәйкәл итәгенә
веноклар салыначак.

6+

Чик сакчылары көне белән!

Армиягә киткән чакта
Рәхәтләнеп елап китәбез.
Содат шулпасын эчкәч,
Горурланып хезмәт итәбез.
Туган илнең чиге бик зур,
Чын йөрәктән кирәк сакларга.
Эчке дошман, тышкы дошман,
Барыннан да кирәк якларга.
Туган илем сине саклыйм диеп,
Кул күтәреп присяга кабул итәбез.
Туган илгә кирәк булса,
Без диңгезне дә җәяү кичәбез.
Ышанып булмый дошманнарга,
Туган илне Алла сакласын.
Солдат булып баргансың икән,
Әллә кайда качып ятмассың.
Ил тирәсе кайнап тора,
Кайдан керергә белмиләр.
Дошман килә корал белән,
Алар изгелек белән килмиләр.
105 еллык юбилей – зур чор.
Ул бик зур бәйрәм.
Чик сакчылары көне белән,
Мин сезне тәбрик итәм!

ЗИННУР МИНГАЗОВ-ШӘРБӘНИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев