Соңгы яңалыклар

Цифрлы белемнәрне республика дәрәҗәсендә күрсәттеләр

Район командасы Казанда узган ТР «Хикмәт» компьютер күптөрлелеге буенча чемпионатта катнашты.

Чемпионатта республиканың 51 муниципаль берәмлегеннән 115 вәкил көч сынашты. Команда составында Наталья Садовникова һәм Александр Евграфов булды. Чараның төп бурычы өлкән буын арасында компьютер грамоталылыгын күтәрү, аларны дәүләт электрон хезмәтләреннән файдаланырга өйрәтү, офис программалары белән эшләү һәм интернетта ориентлашу иде. Интеллектуаль көч сынашуларда цифрлы куркынычсызлык күнекмәләренә аерым игътибар бирелде – онлайн-мошенниклыктан яклауга һәм шәхси мәгълүматларны грамоталы файдалануга. Наталья Садовникова һәм Александр Евграфов, барлык биремнәрне уңышлы үтәп, районны лаеклы тәкъдим иттеләр.


Нет комментариев