Чыгарылыш укучылары өчен кирәкле бонус
Соңгы яңалыклар

Чыгарылыш укучылары өчен кирәкле бонус

Югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар алу өчен, чыгарылыш укучыларына ГТО комплексы нормативларын үтәргә һәм аерымлык билгесе алырга кирәк.

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы халыкның сәламәтлеген һәм физик тәрбияне ныгыту өчен кертелде.

2019 елдан башлап ГТО комплексы «Спорт – тормыш нормасы!» федераль проекты составына керде һәм ул, үз чиратында, 2019-2030 еллар чорына «Демография» милли проектының бер өлеше булып тора.

ГТОның аерымлык билгесе кайбер югары уку йортларына кергәндә БДИ суммасына өстәмә баллар өстәве беркемгә дә сер түгел. Шуңа күрә абитуриентлар укырга кергәндә хезмәткә һәм оборонага гына әзерләнеп кенә калмыйча, шулай ук сайланган белгечлеккә баллар буенча узу мөмкинлеген дә арттыралар, чөнки кайчакта 1-2 балл да студентлар исемлеген формалаштыруда мөһим роль уйный ала.

Укырга кергәндә күпме балл өстәләсен һәр уку йорты мөстәкыйль хәл итә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, күпчелек очракта югары өстәмә баллга ГТОның алтын аерымлык билгесе (аларның өчесе – алтын, көмеш, бронза) алган чыгарылыш сыйныф укучылары исәп тота ала. Шулай ук ГТО комплексының яшь категорияләре буенча бүленә торган баскычларын да күздә тоту мөһим. Шуның өчен югары уку йортына документларны тапшырганда билгенең укырга керү моментында яшькә туры килүенә инанырга кирәк.

Комплекс 6 яшьтән 70 яшькә һәм аннан өлкәнрәк 11 яшь баскычына бүленә. ГТО комплексы сынаулары шулай итеп билгеләнгән ки, аларны физик культура белән даими шөгыльләнүче кешеләр дә үти ала. Алар һәр кешегә кирәк физик сыйфатларны: җитезлекне, тизлекне, чыдамлыкны, көчне һәм сыгылмалыкны чагылдыра.

Аксубай районында «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының тест Үзәге «Юность» спорт комплексы базасында урнашкан, анда теләгән һәркем нормативларны үти ала. Нәтиҗәләр ГТО АИС базасына кертелә.

Барлык кирәкле мәгълүматны 2-80-20 телефоны буенча яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә яисә https://www.gto.ru/ физкультура хәрәкәтенең рәсми сайтында алырга мөмкин. «ГТО» ВФСК нормативларын кабул итүне оештыру буенча белгеч – Марина Дмитриева.


Нет комментариев