В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе укучысы районда иң югары балл җыйды.
Сергей Григорьев өч фәннән – рус теленнән (югары уку йортларына укырга керүчеләр өчен мәҗбүри), профильле математикадан, химиядән бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. Барлык фәннәр буенча да ул яхшы нәтиҗәләргә иреште: рус теленнән – 94 балл, математикадан – 82 балл, химиядән – 99 балл. Әлбәттә, районда фән буенча иң югары балл аныкы.
Егет 10 сыйныфта ук имтиханнарга әзерләнә башлавы турында әйтте. Әмма ныклап, 11 сыйныфта укыганда ноябрьдән, ягъни имтиханга кадәр ярты ел кала гына шөгыльләнә башлаган. Химия белән кызыксынуы елдан-ел арткан, шуңа күрә имтихан тапшыру өчен өстәмә фәнне сайлаганда икеләнеп торырга туры килмәгән.
Сергей, мәктәп репетиторлары ярдәменнән башка, мөстәкыйль шөгыльләнгән. БДИ өлешендә сайлау ачык: чыгарылыш имтиханнарына әзерлек вакыты интернетка күбрәк китә, дип билгеләп үтте ул. Шуңа күрә онлайн-платформалар материалларыннан файдаланган.
– Без күп вкытны интернетта уздырабыз, шуңа күрә мин күңеллене файдалы белән бергә тупларга булдым, – дип уртаклашты Сергей. – Әлбәттә, сораулар да туды, мәктәп укытучыларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем, ләкин, нигездә, белемемне үзем тупладым. Өстәвенә, бу мөстәкыйльлек хисен үстерә, чөнки сыйныфта сиңа укытучы әйтеп җибәрә ала, ә имтиханда син бары үзеңә генә исәп тота аласың.
Чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханнарга әзерлек вакытында үз ресурсларыңны дөрес бүлү: көн режимын дөрес төзү, йоклау, ял итү вакытын дөрес билгеләү мөһим, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, сынау имтиханнары белемдәге җитешсезлекләрне ачыкларга мөмкинлек бирә, аларга аеруча игътибар итәргә кирәк.
Киләчәктә Сергей үзен химия фәннәре өлкәсендә уңышлы тикшеренүче итеп күрә. Ул кирәкле документларны югары уку йортларына химия факультетына тапшырган инде һәм яхшы югары уку йортына укырга керергә өметләнә.
Нет комментариев