Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Чыбыкны өзгән һәм качып киткән

Юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып киткән өчен машина йөртүчеләргә һәрчак җәза бирелә.

Эш башлаучы машина йөртүчеләр төшенчәсендә һәлакәт урынын калдыру юл-транспорт һәлакәте барышында кешеләр яки транспорт чаралары зыян күргән очраклар белән тәңгәл килсә дә, калган очраклар, алар фикеренчә, исәпкә алынмый.

Электр тапшыру чыбыклары баганасын бәрдергән һәм үз белдеге белән вакыйга урынын калдырып киткән гражданин К.да шулай дип санаган, күрәсең. Нәтиҗәдә, ике фатир электрсыз калган.

Аксубай район судының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, гражданин К. административ хокук бозу буенча үз гаебен таный һәм тәүбә итә. Зыян күрүче як вәкиле суд залында аңа карата дәгъва белдерми, җәза бирүне суд каравына куюны сорый.

Суд эшне йомшарта һәм авырайта торган хәлләрне - хокук бозучының үз гаебен тануын исәпкә алган һәм гражданин К.га өч тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә административ җәза билгеләгән. Шул ук вакытта суд гражданин К.ның транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләү мөмкин булмавын карый – аның мондый хокукы юк, чөнки ул машина йөртү таныклыгы алмаган.

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев