Чуаш китабын ничек алга этәрәләр: идеядән алып тәҗрибәгә кадәр
Аксубай үзәк китапханәсе делегациясе Чабаксар шәһәрендә узган «Җәмәгатьчелектән – милләткә кадәр» төбәкара форум эшендә катнашты.
Чара Чуаш Республикасы Милли китапханәсенә нигез салынуның 150 еллыгына һәм яңа чуаш язуын булдыруга багышланган иде.
Форум эшендә Россия Федерациясенең тугыз субъектыннан: Кемерово, Пенза, Самара, Свердловск, Ульян өлкәләреннән, Башкортостан, Марий Эл, Татарстан, Чуашия республикаларыннан вәкилләр катнашты. Аксубай үзәк китапханәсе вәкилләре: мәгълүмати-сервис бүлеге мөдире Алексей Дмитриев, китапханәче Елена Некрасова, балалар китапханәсе мөдире Анна Артемьева башка төбәкләрдән килгән коллегалары белән чуаш халкының мәдәни мирасын саклау, китапханәләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Алар «Төбәкләрдә чуаш халкының китап укуын алга этәрү: диапазон һәм практика» темасына түгәрәк өстәл программасында катнаштылар.
Анна Артемьева үзәк һәм авыл китапханәләренең бу юнәлештә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, балаларга һәм яшүсмерләргә рухи тәрбия бирүдә чуаш китапларының һәм милли йолаларның роле турында сөйләде. Чыгыш чаралардан якты фотослайдлар белән үрелеп барды. Аксубайлыларның презентациясе Түгәрәк өстәлдә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Алар шулай ук «Китапханәдә төн» акциясендә катнаштылар, чуаш халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйләүче музейларда, күргәзмәләрдә булдылар.
– Форум киләчәктә укучылар белән эшләү өчен бик күп кызыклы яңалыклар ачты, – дип таныдылар китапханәчеләр. – Әлбәттә инде, бу тематик мәйданчыкта күргәннәр, хезмәттәшләребезнең иң яхшы эшләнмәләре безнең көндәлек тәҗрибәдә чагылыш табачак.

Фото: Аксубай үзәк китапханәсе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев