Чиратта ”кара” уңыш
Район кырларында көнбагыш җыеп алу дәвам итә.
Кояшлы, коры һава торышы игенчеләр эшенә уңай йогынты ясый. Техника плантацияләрдә бернинди тоткарлыксыз эшли, көнбагышны суктыра һәм уңышны кырдан билгеләнгән урыннарга чыгара ала. Озак булмаган вакыт эчендә районда әлеге культураны 4,5 мең гектарга якын мәйданнан (план күләменең 79 проценты) җыеп алырга өлгергәннәр.
”Волга-Селект” ҖЧҖдә бу культура 3513 гектарда игелгән. Бүгенге көнгә 3374 гектар суктырылган.
Көнбагыш суктыруның соңгы этабы Емелькино авыл җирлеге территориясендә, Иске Чуаш Адәмсуы авылыннан ерак түгел алып барыла. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең техник ресурслары бурычны кыска вакыт эчендә үтәү мөмкинлеге бирә. Кинәт ватылу очрагында техник хезмәт ярдәмгә килә.
Хәл күзгә күренеп үзгәрә. Бер басуда урып-җыюны төгәлләгән механикалаштырылган звено, икенчесенә күчә. Куәтле мотор тавышы астында комбайннар ургычына эләккән көнбагыш кәрзиннәре барабаннан кара уңыш булып коела. Көнбагыш орлыгы өемнәре сәгать саен арта.
«Волга-Селект» авыл хуҗалыгы предприятиесе басуларында көнбагышны дүрт ел рәттән үстерәләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә игенчеләр 4,5 мең тонна көнбагыш суктырган. Суктыруда комбайнчылар Сергей Шишкин, бертуган Эльвир һәм Ленар Нуретдиновлар, Сергей Емельянов, Шамил Хәмитов, Николай Васильев, Николай Алексеев, Николай Харитонов, Анатолий Исаев, Константин Тимофеев, Раил Гатин, Ришат Гатин, Илнур Әфләтунов, Валентин Захаров һәм Александр Титов, Вячеслав Кондрашов, Александр Старшов хезмәт куя.
Комбайнчыларның күбесе бөртекле культуралар суктыру буенча зур нәтиҗәләргә ирештеләр, хәтта район башлыгының Рәхмәт хатларына да лаек булдылар. Алар шулай ук көнбагыш урып-җыюда да нәтиҗәле эшлиләр.
Урып-җыю белән беррәттән көнбагышны төяп җибәрү дә бара. Төягечтә эшләүче Анатолий Макаров эшне оста һәм җитез башкара. Урып-җыю вакытында ул бу операцияне беренче ел гына үтәми, быел да җитәкчелекнең өметен аклый. Көнбагышны кырдан Казан чимал эшкәртү предприятиесенә Илдар Әхмәтҗанов, Александр Янилкин, Хәлим Хәнифов һәм Александр Купцов озаталар.
Бүгенге көндә 4 мең тонна май орлыгы төяп озатылган, басуларда әлегә 500 тонна кала. Эшләр шундый ритмда башкарылганда, тиздән уңышның бөтен күләме озатылып бетәчәк.
Механикалаштырылган звеноны ягулык белән бензовоз йөртүчесе Александр Лазоркин тәэмин итә.
– Быел бөртеклеләрдән дә, көнбагыштан да яхшы уңыш алдык, – дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Иршат Хәнифов. – Безнең игенчеләребез – үз эшләренең осталары, башкаручан, намуслы. Алар туфрак эшкәртү, тукландыру, үсемлекләрне саклау буенча барлык агрочараларны да вакытында башкардылар. Аларның барысы да диярлек үзләрен эштә яхшы яктан күрсәтергә өлгергән хезмәтчәннәр. Безнең предприятиедә дә алар намус белән эшлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев