Чемпион әзерләгән тренерларының пенсиясен арттыру турында закон проекты хупланды
Ярышларда Россия делегацияләре составына кергән тренерларның пенсияләренә өстәмә 12,5 мең сум акча түләнәчәк.
«Бердәм Россия» партиясе Дәүләт Думасына керткән Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннары чемпионы әзерләгән тренерларының пенсияләренә өстәмә түләү турындагы закон проекты хупланды. Инициативаны авторларның берсе, Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова шәрехләде.
«Россия спортына моңарчы күрелмәгән басым чорында һәм Олимпиада уздыру елында безгә чемпионнар тәрбияләгән тренерларыбызга ярдәм итү мөһим. „Бердәм Россия“ партиясе ярдәме белән тренерлар тиздән пенсиягә лаеклы өстәмә акча алачак. Хөкүмәт безне хуплады», — диде Ольга Павлова.
Закон проекты нигезендә, чемпионнар әзерләүдә катнашкан һәм ярышларда Россия делегациясе составына кергән тренерларның пенсияләренә өстәмә 12,5 мең сум акча түләнәчәк.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев